Сызран шәһәренең Үзәк мәчете имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВка — 55 яшь!

DSC_0600Хөрмәтле Илгизәр хәзрәт!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез-юбилеегыз белән тәбриклим!

Сез динебезне көчәйтүгә, мөселманнарның иманнарын ныгытуга зур өлеш кертәсез, дини-агарту эшләрендә актив катнашасыз. Милләтебез алдында торган төрле проблемаларны үз йөрәгегез аша үткәреп, халкыбызны милли йокыдан уяту, битарафлыктан, рухи зәгыйфьлектән һәм дини наданлыктан коткару кебек күпкырлы һәм зур күләмле эшләр эчендә кайныйсыз. Моның өчен никадәр рухи көч, түземлек, сабырлык, куйган максатка ирешү өчен ихтыяр көче, белем һәм зыялылык кирәк. Хәерле хезмәтегез, күпкырлы эшчәнлегегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын! 

41392-buket-buket-251-roza-miks-v-korzineКиләчәктә дә изге максатларыгызны уңай тормышка ашыру өчен без Сезгә галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыздан исәнлек-саулык, бәрәкәтләр һәм  кылган изгелекләрегез өчен милләттәшләребезнең рәхмәтенә сөенеп яшәвегезне телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 2323

Комментирование запрещено