Игелек белән тутыр син…

NKij2KaILXIӘле заманасы шул, дип
Гел орышып дөньяны,
Үз өстебездән этәрдек
Әдәп, әхләк, вөжданны.

Күп кешедә онытылган
Игелек дигән гамәл.
Коръән кушканча яшәми
Безнең чорда кешеләр.

Табыш, файда, керем яткан
Хәзер адәм күңелендә.
Икейөзлелек битлеге
Япкан хәтта калебен дә.

Онытылган кардәш, туган,
Уйламыйлар үлемне.
Фәрештәләр каршысында
Ничек сөал бирүне.

Ә ул көн бит билгеләнгән
Һәммәбезнең үзенә.
Ныгыт иманыңны адәм!
Акыл керсен үзеңә.

Ялгыш уйлар, буш хыяллар
Капламасын күгеңне.
Игелек белән тутыр син
Раббым биргән көнеңне.

Наилә ХӨСӘЕНОВА-ӘБДЕРӘШИТОВА
Самар шәһәре.

 

Просмотров: 561

Комментирование запрещено