«Самар татарлары» мәгълүмат медиа-порталы редакторы, өлкә «Туган тел» татар оешмасы Советы әгъзасы Римма Равил кызы НУРЕТДИНОВАга!

16

* * *

Хөрмәтле Римма ханым!

Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Сез эш сөючәнлегегез, үткен каләмегез белән абруй казандыгыз. Киләчәктә дә эшегездә зурдан-зур уңышлар теләп калам! Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар, ныклы сәламәтлек насыйп итсен.

И.Г.ШӘКУРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

* * *

Хөрмәтле Римма ханым!

Сезне ихлас күңелемнән туган көнегез белән тәбрик итәм.

Күп еллар Сез, Самарның җирле татар матбугатында хезмәт итеп, зур уңышларга ирештегез. Самар татарлары арасында Сезне белүчеләр, хөрмәт итүчеләр бик күп.

“Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы редакторы буларак та, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең Совет әгъзасы буларак та, максатыгыз бер – милләтебезгә хезмәт итү. Һәм Сез бу игелекле хезмәтегезне чын күңелдән, яратып, тырышып, бар көч-куәтегезне куеп, лаеклы башкарып киләсез.

Сез җитәкләгән “Самар татарлары” сайтын белмәүче кеше сирәктер. Анда урнаштырылган тирән, бай эчтәлекле язмалар, халыкның күңеленә үтеп кереп, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә. Татар халкы, сайттагы мәкаләләрне укып, төрле яктан хәбәрдар.    

“Самар татарлары” порталы Самарда гына түгел, башка төбәкләрдә дә, Татарстанда да, хәтта чит илләрдә дә танылды. Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырылган конкурсларда катнашып, беренче урыннарны яулап киләсез. Бу инде, әлбәттә, Сез – җитәкченең һәм журналистларның тырыш, профессиональ хезмәтенең уңышлы нәтиҗәләре.

Киләчәктә дә Сезгә хезмәтегездә зурдан-зур уңышларга, яңа үрләргә ирешергә, Самар татарларының тормышын тирә-якка танытып яшәргә насыйп булсын. Илһам чишмәләрегез саекмасын, каләмегез үткен булсын, һөнәрмәндлегегез һаман да камилләшә барсын.

Гаилә бәхете, сәламәтлек, озын гомер, шатлыклар, кадер-хөрмәттә гомер итүегезне телим. Татар халкына хезмәт итүдә Аллаһы Тәгалә Сезне Үз ярдәменнән ташламасын!

Ихтирам белән, Эчке эшләр министрлыгының Самар өлкәсе каршындагы баш идарәсенең иҗтимагый оешмасы президиумы әгъзасы Рифкать ХУҖИН.

Просмотров: 1788

Один комментарий

  1. Хөрмәтле Римма Равиль кызы! Сезне Камышлы районында яшәүче барлык якташларыгыз, милләттәшләрегез исеменнән, шәхсән үз исемемнән чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим! Сез милләтпарвәр шәхес, матур ханым, талантлы журналист, ачык йөзле коллега! Гомерегез исәнлектә- саулыкта, иминлектэ. Бәхеттә, шатлыкта дәвам итсен! Сөеп, сөелеп яшәгез!