Хөрмәтле Наил әфәнде һәм Оркыя ханым!
Сезне чын күңелдән туган көннәрегез белән котлыйм. Сезгә, милли җанлы, фидакарь милләттәшебезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңа уңышлар телим.
Сез “Ак каен” халык фольклор ансамбленең моңлы җырчылары, йөрәкләрне җилкендереп биючеләре. Милли мәдәният өлкәсендә бәяләп бетергесез эшләр башкардыгыз һәм башкарып киләсез. Ансамбль башкаруындагы җыр-биюләрдән ләззәт табып берничә буын үсте, коллективны татар илендә белмәгән кеше юктыр.
Талантыгыз, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
КОНТЕКСТ:
Матур яшәү сере нидә?
Просмотров: 1257