Татар нәрсә укый? Иң популяр татар китаплары исемлеге

dsc9162Татарстанның Милли китапханәсе кыш айларына йомгак ясады. Декабрь башыннан алып февраль ахырына кадәр барлыгы 71247 китап укыганбыз. Аңлашыла инде, бу – китапханәдән алып укыган китаплар саны гына. Без исә иң популяр татар китапларына күз салыйк.

Гаяз Исхакыйдан алып Галия Сафиуллинага кадәр. Кыш айларында иң күп укылган татар китаплары исемлегендә әсәрләрнең төрлесе бар. Алар турында сөйләгәндә, бәяләрен дә күрсәтеп барырбыз. Татар китабы күпме тора? tatkniga.ru сайтындагы актуаль мәгълүматларга нигезләнеп, әнә шул сорауга җавап биреп карарбыз.

Унынчы урыннан – Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1902) әсәреннән башлыйк. Кайчандыр татар тормышын сискәндереп җибәргән бу әсәр тема һәм проблема ягыннан да, укучылар игътибары ягыннан һаман актуаль. (Шул исемдәге җыентык 360 сум тора.)

Тугызынчы урында – Рифкать Имаевның «Уйлы көнем» (2027) шигырьләр җыентыгы. Заманында «есенинчы» мөһере сугылган химик-шагыйрьнең соңгы җыентыгы бу. (Җыентыкны башка бер онлайн сату мәйданчыгында 490 сумга таптык.)

Сигезенче урында – Гүзәл Галләмованың «Зәңгәр кыңгыраулар» (2020) романы. Бу китапны авылда егылып укулары турында ишетеп килгән идем, бу исемлеккә дә кергән икән. «Әсәрдә вакыйгалар бик тиз үз эченә алып, укучыда көчле рух тәрбияли, мәңге изге әхлакый төшенчәләрне олыларга чакыра, ахирәт тормышын искә төшерә», – дип язылган аннотациядә. (595 сум)

Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт» (2017) тарихи романы – җиденче урында. «Роман узган гасыр башларында ислам дине хакына Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребез турында», – ди автор үзе әлеге китабы турында. (390 сум)

Зифа Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайдан?» (2013) әсәре алтынчы урынны алган. Авторның: «Башкалар ялгышы гыйбрәт булсын», – дигән теләктә язылган, берничә гаилә турындагы хикәятләрне берләштергән романнарының берсе. Бу авторга тагын бер әйләнеп кайтырбыз әле. (510 сум)

Бишенче урында исә Галия Сафиуллинаның «Сыналган мәхәббәт» (2020) китабы урнашкан. Бу әсәр турында: «Кешене кеше итә, аңа яшәргә, эшләргә көч, өмет бирә торган иң якты хисләрнең берсенә – ярату хисенә багышлана», – дип язалар. (480 сум)

Дүртенче урында янә үлмәс классика: Әмирхан Еникинең «Матурлык» (1964) хикәясе. Бу әсәр турында ни дә булса язарга кирәкме икән? Аны барыбыз да белә, укыган саен укып туймый кебек. (Шушы исемдәге хикәяләр, повестьлар җыентыгы 150 сум тора.)

Өченче урында янә таныш автор – Галия Сафиуллинаның «Заһидә» (2021) повесте. Чирмешәндә яшәп иҗат итүче язучының бу китабы да «давыллы-буранлы язмышлар» турында. (480 сум)

Икенче урында – Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» (2022) китабы. «Урланган яшьлек» һәм «Кем каргады?» повестьларын берләштергән җыентык ул. Бу әсәрләрдә дә, авторның башка китапларындагы кебек, төп геройлар – халык арасыннан чыккан, катлаулы тормыш юлын узган кешеләр. (510 сум)

Кыш айларында иң күп укылган татар китабы – Ринат Мөхәммәдиевнең ике әдәби-документаль романны үз эченә алган «Ак кәгазь нидән саргая» җыентыгы. «Ак кәгазь нидән саргая» романы узган гасырның егерменче-утызынчы елларындагы татар зыялыларының аянычлы язмышын сурәтләсә, «Утлы таба өстендә» романы авторның үз башыннан кичкән вакыйгаларга нигезләнә. (Онлайн мәйданчыларда ул китапны таба алмадык.)

***

Мәхәббәт һәм аянычлы язмышлар турындагы романнарның күп укылуы – яңалык түгел, билгеле. Мондый тенденция, гомумән, дөнья буенча күзәтелә. Ә күп укылган китаплар унлыгына тарихи һәм документаль жанрларның да керүенә сөенмичә булмый.

vatantat.ru

Просмотров: 514

Один комментарий

  1. hэр кемнен, оендэ бер ничэ дистэ татар китаплары ята. Шуларны бергэ ж,ыеп, шунда чиратлап укып, кем укыган булса эчтэлеген сейлэп, кемдер иенэ алып кайтып укыр иде. Мин областной библиотекага иткэнем бар, но аннан белеп булмый. Укырга алалармы, макулатурага тапшыралармы. Аннан шулай ук яздырмыйча алырга була.