В Орске подтоплен район с компактным проживанием татар и татарское кладбище / Орскида татарлар күпләп яшәгән Иске шәһәрне һәм татар зиратын су баскан

c17016765d9a164f99377172f4097622В Орске подтоплена часть Старого города, где компактно проживают татары, и старинное татарское кладбище. Об этом рассказал «Татар-информу» председатель городской Национально-культурной автономии татар Азат Хайрутдинов.

«Татары в основном жили в Старом городе, после прорыва дамбы этот район остался под водой. Сейчас идет эвакуация, жителей переселяют в другие места. По сообщениям властей, подтоплено также старинное татарское кладбище. Населению запрещено пить воду из-под крана из-за угрозы распространения болезней», — сообщил Азат Хайрутдинов.

По словам бывшего руководителя Орской татарской автономии Рафаэля Нигматуллина, возможно, затопило и мечеть. Он прислал видео, снятое на улице Советская: вода находится на высоте забора. Мечеть расположена в Старом городе, недалеко от дамбы на улице Орджоникидзе, и попала в зону затопления. Также подтоплены православные религиозные объекты: Покровский храм и женский монастырь.

«Из крана течет грязная вода. Я обошел магазины, нигде уже не найти питьевую воду в пятилитровых бутылках — раскупили. Если дорога еще открыта, то воду привезут только завтра. Приезжали люди из Башкортостана, они говорят, что дороги тоже остались под водой», — добавил Рафаэль Нигматуллин.

Накануне, 5 апреля, в Орске прорвало насыпную дамбу на реке Урал. Перед прорывом в регионе из-за паводков произвели крупнейший сброс воды с Ириклинского водохранилища, в результате подтопило левобережную часть населенного пункта — Старый город, а также поселок Строителей.

«ГЭС находится на высоте 40 метров над уровнем нашего города. Вода идет мощной волной, потоком, поэтому обладает большой разрушительной силой», — пояснил руководитель татарской организации.

Азат Хайрутдинов перевез семью в Новый город, где живет его сестра. Сам он остался дома. «Вода еще не поднялась до того места, где я живу. Дома, которые находятся ниже, затоплены до крыш. Сказали, что ожидается еще один сброс воды с Ириклинской ГЭС, видимо, все-таки мне тоже придется уйти», — поделился собеседник агентства.

По информации Азата Хайрутдинова, в городе люди стараются помогать друг другу, помощь приходит и из соседних населенных пунктов. Он также поблагодарил татарстанцев за то, что те переживают за жителей Орска.

«Сейчас тяжело, а самое тяжелое будет позже, когда уйдет вода, потому что люди оставили все свое имущество, смогли взять только документы и самое необходимое. Придется восстанавливать дома», — подчеркнул он.

В зону затопления в Орске попали 4204 жилых дома с населением 10,8 тыс. человек и 13 социально значимых объектов. Найдены тела трех погибших. Сегодня вечером стало известно о еще одном прорыве дамбы, вода начала стремительно поступать в город. Под угрозой затопления оказались несколько поселков, их жителей призвали эвакуироваться.

В общей сложности 153 населенных пункта Оренбургской области отрезаны паводковыми водами. Подтоплены более 6 тыс. домов, уже эвакуированы свыше 4,4 тыс. человек. Кроме того, в ночь на воскресенье уровень реки Урал может достичь критической отметки, предупреждают власти региона.

Президент России Владимир Путин поручил руководителю МЧС РФ Александру Куренкову срочно вылететь в Оренбургскую область для организации работ в зоне затопления.

Сегодня в Альметьевске организовали сбор помощи пострадавшим от наводнения в Орске, о чем сообщал «Татар-информ».

tatar-inform.ru

***

Оренбург өлкәсе Орск шәһәре татарларының «Мирас» милли-мәдәни автономиясе рәисе Азат Хәйретдинов «Татар-информ»га хәбәр итүенчә, татарлар күпләп яшәгән «Иске шәһәр» өлешен һәм шундагы борынгы татар зиратын су баскан.

«Татарларның күбесе иске шәһәрдә яши иде, дамба җимерелгәч, нәкъ менә иске шәһәрне су басты. Хәзер эвакуация бара, халыкны башка урынга күчерәләр. Шулай ук борынгы татар зиратын су баскан, шул сәбәпле, шәһәрдә авырулар килеп чыкмасын өчен, краннан су эчү тыела дигән кисәтү тараттылар», — диде Азат Хәйретдинов «Татар-информ»га.

Орскның элекке татар автономиясе җитәкчесе Рафаэль Нигъмәтуллин әйтүенчә, мәчетне дә су баскан булырга мөмкин. Ул Советская урамында төшерелгән видео юллады, аннан аңлашылганча, су койма биеклегендә. Мәчет Иске шәһәрдә, дамба янындагы Орджоникидзе урамында, су басу зонасында, диде ул. Шулай ук ике чиркәүне – Покровский храм һәм Хатын-кызлар монастырен да су баскан.

«Краннан пычрак су килә. «Магнит» кибетләрең йөреп чыктым, эчәр өчен 5литры шешәләр сатуда юк. Юл ачык булса, иртәгә генә алып киләләр. Башкортстаннан килүчеләр бар иде, алар юлларны су җимергән дип әйттеләр», — диде Рафаэль Нигъмәтуллин.

  • Орск шәһәре Урал елгасы ярында. Елганың югарырак агымында Ирекле сусаклагычы урнашкан. Көннәр кисәк җылыту сәбәпле, су кисәк арткан, ГЭС сусаклагыч суын җибәрә. Орск шәһәрен Урал елгасы ташудан саклау өчен төзегән дамба, көчле агымны чыдата алмыйча, җимерелгән һәм «Иске шәһәр» дип аталган өлешне су баскан.

«Монда ГЭСның безнең шәһәрдән 40 метр биегрәк урында булуы да зур роль уйный. ГЭСтан җибәрелгән су дулкын булып, көчле ташкын булып килә, шуңа җимергеч көче зур», — дип аңлатты татар оешмасы җитәкчесе.

Азат Хәйретдинов үзе гаиләсен сеңлесе яши торган Яңа шәһәргә күчергән. Үзе исә өендә калган. «Мин яшәгән җиргә кадәр су күтәрелмәде әле, мин өстәрәк торам. Аскы якта яшәүчеләрнең су түбәләренә кадәр менде. Кич Ирекле ГЭСы кабат су ташлаячак диделәр, кич, су күтәрелсә, китәсе булыр, мөгаен», — диде ул.

Азат Хәйретдинов әйтүенчә, шәһәрдә кешеләр, кемнең кем булуына карамастан, бер-берсенә ярдәм итәргә тырыша, күрше торак пунктлардан да ярдәм килә. Ул, хәлләрен белешкән өчен, татарстанлыларга да рәхмәтен әйтте.

«Хәзер авыр, ә иң кыены – соңрак, су киткәч булачак, чөнки кешеләр өйләреннән документларын, иң кирәк әйберләрен генә алып чыгып китә алды. Никадәр ремонт кирәк булачак», — диде ул.

  • Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Оренбург буенча идарәсе хәбәр итүенчә, 1121 кеше эвакуацияләнгән, шуларның 331е – балалар. 2450 йорт һәм 3158 йорт яны участогы су астында. Матбугат чаралары 2 (кайберсендә – 3) кешенең һәлак булуын хәбәр итә. Су басуны хокук органнары тикшерә, иминлек кагыйдәләрен исәпкә алмыйча төзелеш эшләре алып бару һәм «Ваемсызлык» маддәләре буенча җинаять эше ачылган.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 773

2 комментариев

  1. В каждой семье имеются одежда, обувь, мужская, женская, детская любого размера. Носить не носим, выкинуть жалко, я думаю, что в подтопленных поселках они очень бы пригодились. Одеяла, пледы, подушки, тоже можно набрать. Кто бы организовал и отправил? А воду можно купить в ближайшем регионе, чтобы не возить за 1000 км.

  2. Минем эби 60 еллап элек, гел эйтэ иде, уттан-судан Алла сакласын диеп. Ходай ярдэмен бирсен.