Сезне Россия эшмәкәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм.
Нык ихтыяр көче, сәләтегез сезгә үзегезне икътисадның төрле өлкәләрендә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Яңа идеяләрне тормышка ашыру — зур тырышлык сорый торган һәм шул ук вакытта хөрмәткә лаек күләмле, җаваплы хезмәт. Мохтаҗларга битараф калмыйча чын күңелдән ярдәм итүчеләргә, мәчет-мәдрәсәләребезне торгызуда, төрле милли һәм социаль чаралар уздырганда финанс ярдәме күрсәтүчеләргә аеруча рәхмәт белдерәсем килә. Сез үзегезнең актив хәйриячелек эшчәнлеге белән Россия эшмәкәрлегенең иң яхшы традицияләрен үстерүгә ярдәм итәсез.
Сезгә нык сәламәтлек, куелган максатыгызга ирешүдә уңышлар, ышанычлы партнерлар һәм эшегезнең алга баруын телим!
И.Г.Шәкүров, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, Татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчесе.