Ятимнәргә мәхәббәт һәм наз бүләк итүчеләр

f97ej1KlBigКамышлының мәктәп-интернаты быел 60 еллык юбилеен каршылый

1943 елда Курск дугасында коточкыч сугыш барганда, Касыйм шәһәрендәге балалар йортын Камышлы районының Иске Ярмәк авылына күчереп урнаштыралар. Ул 1964 елга кадәр уңышлы эшләп килә һәм, йөзәрләгән ятимне үстереп, олы тормыш юлына озата. Шул ук 1964 елда Камышлы авылында тумыштан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен мәктәп-интернат төзелә. Аның хезмәткәрләренә психик һәм физик яктан зәгыйфь, акыл үсеше тоткарланган балаларны укыту, аларны хезмәткә өйрәтеп, социаль тормышка яраклаштыру һәм тиешле тәрбия бирү бурычы йөкләнә.

Педагог хезмәте бик авыр һәм җаваплы, чөнки ул кеше җаны белән эш итә. Аңа белем бирү белән беррәттән балаларны тормышка яраклы, җәмгыятьтә ким-хур булмаслык шәхесләр итеп тәрбияләү бурычы да йөкләнә. Ә махсус коррекцион мәктәптә бу хезмәт күпкә җаваплырак, авыр¬рак һәм катлаулырак.

Әлеге малайлар, кызлар сугыш ятимнәре түгел, хәзерге тук һәм җитешле заманда туганнар. Алар — әхлаксыз ата-аналарның ташландык балалары. Һәм мондый нарасыйларның өшегән җаннарында, сүнгән карашларында өмет чаткысы кабызып, яшәү дәртен уятуы җиңел түгел. Тумыштан бирелгән кимчелекләрен төзәтеп, үзләрен лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләү өчен никадәр рухи көч, түземлек, изгелек һәм мәрхәмәтлек кирәк бит!

Бу гадәти булмаган педагогик коллективның эшчәнлегенә төпле бәя бирү өчен интернатның тарихыннан башларга кирәктер. Ни өчен соң ул Акчурин исемендәге мәктәп дип атала? Хикмәт шунда ки, аның башында бөтен татар дөнясында морзалар булып танылган һәм милләтебез алдында дан казанган нәселнең вәкиле — Абдулла ага Акчурин торган. Ул әлеге мәктәпне яңабаштан корган. Бу эш әле авыл өйләре салам башлы булган, зур мохтаҗлык хөкем сөргән авыр вакытларда башланган.

1960 елларда, хәерче заманда, төзү материалларына кытлык күзәтелгән, хәтта кадак та дефицит булган юклык чорында өч катлы типлаштырылган мәктәп төзүнең никадәр авыр булуын хәзер инде күз алдына китерүе дә авыр. Әле моның өстенә рухлары имгәнгән, акылларына зыян килгән сабыйларның фаҗигале язмышларын төзәтә алырлык педколлектив туплау икеләтә авыр мәсьәлә була.

Бала күңеле нечкә һәм сизгер бит ул. Ә инде җаннары җәрәхәтле булганнарныкы бигрәк тә. Үзләрен чын күңелдән кайгыртуны тоеп яшәгәнгә, балалар биредә тәрбиячеләрен үз әниләредәй хөрмәт итәләр. Әлбәттә, укытучы өчен бу — иң кыйммәтле бүләк!

Интернат хезмәткәрләре, күңел биреп, мавыгып, нарасыйларның кечкенә уңышларына да куанып эшлиләр.

Акчурин исемендәге коррекцион мәктәпне Җәмил Габделхак улы Садриев җитәкли. Ул балаларның язмышын аталарча кайгырта.

- Ниндидер гаепләре булса да, без тәрбияләнүчеләребезгә авыр сүз әйтмибез, барысын да ипләп аңлатабыз.

Әнием 35 ел укытучы булып эшләде. Ул миңа: «Улым, беркайчан да укучыларны да, укытучыларны да рәнҗетмә!» — дия торган иде. Мин аның сүзләрен гел истә тотам һәм башкалардан да шуны таләп итәм. Шуңа да, кайсы гына класска кермә, анда җан җылысы, күңел иркенлеге һәм дустанә мөнәсәбәтләр булуы сизелә. Укытучылар һәр баланың күңеленә ачкыч табып, аны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә тырышалар. Укучылар мәктәпне тәмамлагач, алар белән елашып аерылышалар, һәр бәйрәмдә, тантаналы көннәрдә тәбриклиләр һәм рәх-мәтләрен белдерәләр.

Балалар интернатны үз өйләредәй кабул итсеннәр өчен бик күп көч куярга кирәк шул. Ата-аналары тарафыннан күрмәгән мәхәббәтне, назны, игътибарны бирә алсак, безгә йөкләнгән бурычны төгәл үтибез, дип әйтеп була, — ди Җәмил әфәнде.

Әйе, балалар үзләрен уңай хис итсеннәр өчен җан-фәрман тырышып эшлиләр биредә. Бу хезмәтнең нәтиҗәләре дә ачык күренә. Мәсәлән, мәктәптә «Дуслык» исемле парк булдырган өчен югары дәрәҗәле конкурста беренче урын яулаганнар алар. Монда үстерелгән юкәләр, зәңгәр чыршылар, кәстәнәләр (каштан), роза чәчәкләре, кизил куакларыннан төзелгән тере читәннәр (живая изгородь) һәм матур итеп эшкәртелгән газоннар искиткеч!

«Лукойл» оешмасы ярдәмендә тротуарларга плитәләр җәелгән. Мәктәп интерактив такталар, компьютерлар һәм башка кирәкле уку әсбаплары белән җиһазландырылган.

Биредә тәрбияләнүче укучылар, Самара өлкәсе, Россия күләмендәге һәм халыкара конкурсларда, викториналарда, олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулыйлар.

Интернатта бай материаллар тупланган музей эшли. Ярдәмче хуҗалык та бар. Андагы теплицада җиләк-җимеш үстерәләр. Шулай итеп, биредә балаларны хезмәткә өйрәтү буенча уңышлы эшчәнлек алып барыла.

Гомумән, әлеге мәктәп укытучылары һәм балалары күңел җылысы һәм изге хисләр нигезендә корылган, чын мәрхәмәтлелек хөкем сөргән зур һәм матур бер гаиләне хәтерләтәләр.

BU1umqQft7Ef97ej1KlBig

 Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 581

Комментирование запрещено