Милли оешманың әгъзаларын искә алып
“Алыштыргысыз кешеләр юк”, диючеләргә ышанмагыз. Күренекле, талантлы, берәр нинди идеяләр белән янучы һәм аларны тормышка ашыра белүче шәхесләрне алыштырып булмый. Самараның татар милли хәрәкәте активисты, өлкә “Туган тел” җәмгыяте советының әгъзасы, ә аннан соң әлеге оешманың башкарма директоры булган Фәрхәт Мәхмүтов нәкъ шундый кеше иде. Үткән дүшәмбедә аның вафатына 5 ел булды.
“Туган тел” җәмгыятенең вице-президенты, “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Илгиз Исмәгыйль улы Колючев та шундый шәхес иде. Аңа 4 июньдә 85 яшь тулган булыр иде. Шушы шәхесләрне тулаем алыштырып буламыни соң?!
Әйе, өлкә татар җәмгыяте бу күренекле активистлардан башка үз эшчәнлеген туктатмады, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле дә яшәвен, үсешен дәвам итә. Әмма Фәрхәт, аның хатыны Альбина, Илгиз абый бакыйлыкка күчмәсәләр, милли хәрәкәт тагын да көчлерәк булыр, аның эшләре тагын да уңышлырак барыр иде бит.
Тормышта шулай була шул ул – без югалткач кына, кешеләрнең кадерен аңлыйбыз. Бу күркәм шәхесләрне исебездән чыгармыйча, аларның татар телен, мәдәниятен, милләтебезне саклап калу юлындагы фидакарь хезмәтен дәвам итү – безнең уртак бурычыбыз.
Яшәргә дә яшәргә иде бит әле аңа!
27 майда мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыятенең президенты Ильяс Шәкүров, әлеге оешманың вице-президенты Фәһим Йосыпов һәм төбәкне өйрәнүче тарихчы Шамил Галимов, Ялтай (Угловой) авылы зиратына барып, Фәрхәт Мәхмүтовның кабере янында аның рухына догалар кылдылар.
Биш ел элек бу көнне иртән миңа Ильяс әфәнде Шәкүров шалтыратып: “Фәрхәт үлгән”, — дигән кайгылы хәбәр җиткергән иде. “Нинди Фәрхәт?” – дип, аңламыйча тордым башта. Чөнки өч бала атасы, яшь, көче ташып торган, киләчәккә зур планнар корып яшәгән Фәрхәт вафат булыр дип уема да китерә алмадым. Менә әле кичә генә ул ифтарда катнашты, аның белән Камышлыда – Бөтенроссия авыл, Самарада өлкә Сабантуйларын оештыру, балаларны җәйге “Сәләт” лагерена җибәрү, “Самара чибәре” бәйгесен үткәрү буенча сөйләшүләр алып барды. Әмма үлем фәрештәсе синең планнарыңны сорап тормый икән шул. Рульдә барганда Фәрхәтне инфаркт суккан. Ул хатыны белән бергә кече улын балалар бакчасына илтә торган булган. Ярый да әле машинасын туктатып өлгергән.
Фәрхәт Мәхмүтовның кинәт үлеме Самараның татар җәмәгатьчелеген тетрәндерде.
Фәрхәт Татарстанның Аксубай районындагы Ибрай авылында Сабирҗан һәм Миңлегөл Мәхмүтовлар гаиләсендә туган. Соңрак алар Красный Яр районының Ялтай авылына күчеп урнашканнар.
Фәрхәттә милли җанлылык шулкадәр көчле булган ки, ул унынчы сыйныфта укыганда әле оештырылып та бетмәгән “Туган тел” җәмгыяте утырышларына килеп йөргән. Соңрак, армиядә хезмәт иткән чагында ункөнлек ялга кайткач та, өлкә Сабан туе уздырылган вакытка туры килеп, бәйрәмне оештыруда һәм алып баруда катнашкан.
Ә инде аннан соң Казан университетының татар тарихы, филологиясе һәм шәрыкъ телләре факультетын тәмамлап кайткан Фәрхәт “Туган тел” каршында яшьләр бүлеген оештырып җибәрә. Ул вакытта оешма аеруча көчле иде. Аның тирәсендә тупланган студентлар берсеннән-берсе кызыклы шигърият, җыр-бию кичәләре, Яңа ел, 8 Март, 9 Май кебек бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга карата тематик чаралар, “Яшь зыялылар” клубы утырышлары үткәрәләр, Сабантуйларында балалар һәм яшьләр мәйданчыклары, татар дискотекалары оештыралар иде. Нәкъ Фәрхәт Самара егетләре-кызларына Татарстанның яшьләр лагерьларына юл ачты. Нәтиҗәдә ничәмә буын яшьләребез, Казанның кадерле кичләре, Болгар музей-тыюлыгы, Габдулла Тукайның туган авылы – Кырлай белән танышып, милләтпәрвәрлек хисләрен көчәйттеләр. Олыгайгач, үз балаларын да татар мәктәбенә укырга китерделәр, татар лагерьларына җибәреп, аларда да милли җанлылык тәрбияләделәр.
Фәрхәт үз тирәсенә җыелган яшьләрне беркайчан да ташламады. “Яктылык” татар мәктәбендә музыка укытучысы булып эшләгән Альбина Мәмәдалиевага өйләнгәч тә, өч баласы тугач та, ул Самараның татар яшьләре оешмасын җитәкләвен дәвам итте.
Альбинаның музыкаль сәләте кызлары Фәрзанәгә дә күчкән. Аларның гаиләсе “ТНВ” каналы тапшыруларында, төрле бәйгеләрдә катнашып килде. Ә 2008 елда шәһәребезнең Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда үткән “Самара – күпмилләтле гаилә” конкурс-фестивалендә Мәхмүтовлар үзләренең дүрт буын шәҗәрәсен тәкъдим иткәннәр иде.
“Туган тел” җәмгыятенең башкарма директоры булган Фәрхәт берьюлы өлкә татар милли-мәдәни мөхтәриятендә дә шушы вазифаны башкара башлагач, аның эше тагын да күбәйде, билгеле. Әмма аңардан беркайчан да зарлану сүзләрен ишеткәнебез булмады. Киресенчә, татар милләтен тергезү, саклау һәм үстерү эшенә тагын да гайрәтләнебрәк алынды ул. Кайбер татарларның урыслашуын, катнаш никахларның артуын, ата-аналарның балаларына ана телен өйрәтмәвен йөрәге аша үткәреп, бик авыр кичерә иде милләттәшебез. Кешеләргә бу турыда турыдан-туры кистереп әйтергә дә курыкмады.
Әйе, якты дөньядан иртә китеп барды шул ул. Аңа 47 яшь кенә иде бит әле.
Ялтай авылында Фәрхәтне җирләргә күп халык җыелды. Туган йортыннан зиратка кадәр аның мәетен күтәреп алып бардылар. Гомерен үз халкына багышлаган кешегә дан-шөһрәт күрсәтү билгесе булды бу.
Илгиз Колючевның елмаюы гомерлеккә истә калды.
4 июньдә техник фәннәр кандидаты, РСФСРның һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Самара өлкәсенең беренче халык артисты, “Дуслык” ордены, “Самара җиренә игелекле хезмәт күрсәткәне өчен” күкрәк билгесе, башка күпсанлы бүләкләргә һәм исемнәргә лаек булган Илгиз Исмәгыйль улы Колючевка 85 яшь тулыр иде.
60нчы елларда “Әдәби газета”да (“Литературная газета”) басылып чыккан мәкаләдән соң халык арасында “физиклар-лириклар” дигән гыйбарә кулланышка керде. Менә Илгиз абый өчен, чыннан да, фән һәм сәнгать аерылгысыз төшенчәләр иде. Ул дистәләгән еллар буе космик сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән кешеләр исемлегенә керә. Шул ук вакытта милләттәшебез ракеталар төзеп кенә калмады, ә Самарада “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамблен оештырып, 50 ел буе аны җитәкләп килде.
Илгиз әфәнде үз гомеренә татар халкының телен һәм мәдәниятен саклап калу өчен янып-көеп яшәде. Тарихи хәтерне, гореф-гадәтләрне, милләтебезнең мәдәни мирасын саклауга зур өлеш кертте ул.
Илгиз абый Оренбург өлкәсендәге татар авылында туган. Биредәге җиде еллык мәктәптә укыту татарча булган. Кичләрен яшьләр, клубка чыгып, халык җырларын җырлаганнар, милли биюләр биегәннәр, спектакльләр куйганнар.
Мәктәпне ул көмеш медальгә тамамлаган һәм индустриаль техникумга укырга кергән. Ә Куйбышевка килеп эләккәч, филармониягә, драма театрына, операга йөреп, сәнгать турында мөмкин булганча күбрәк мәгълүмат сеңдерергә тырышкан. Ләкин туган авылында яңгыраган татар халык җырларын беркайчан да онытмаган.
Институтны кызыл дипломга тәмамлаган өметле белгечне Кузнецов конструктор бюросына чакырганнар. Биредә гайрәтләнеп эшкә алынган ул, чөнки хезмәткәрләр алдына кешене айга төшерү кебек үтә дә әһәмиятле бурыч куелган.
Куйбышевта Илгиз әфәнде Шамил Сатдаров белән таныша. Ул да авылдан килеп урнашкан, биергә, җырларга ярата торган кеше була. Камил Шамкаев, Мидхәт Галимуллин исемле ир-егетләр дә аларның фикердәшләре булып чыгалар. Яшьләр, бик тиз уртак тел табып, шәһәребездә татар ансамблен оештырырга булалар. Нәкъ татар халык сәнгате белән шөгыльләнергә телиләр алар. Илгиз абый белән Шамил әфәндене яшь буынның ата-бабалары телен, җырларын, биюләрен, шигъриятен онытып барулары бик борчый торган була.
Ниһаять, 1970 елда “Ялкынлы яшьлек” исемле татар җыр, бию һәм шигърият ансамбле оеша. Соңрак монда хор, биючеләр төркеме, барлык музыка инструментлары булган эстрада төркеме барлыкка килә. Ансамбльдә 300гә якын кеше катнашкан чаклар да була!
1977 елда “Ялкынлы яшьлек”кә “халык” исеме бирелә. Аның программасына музыка белән биюләр генә түгел, ә Муса Җәлил, Габдулла Тукай шигырьләре, хәтта Галиәсгар Камал пьесасы буенча “Беренче театр” спектакле дә кертелә. Җәй эчендә өлкә-безнең 30-40лап авылын йөреп чыгалар алар. Халык ансамбльне белә, ярата, көтеп ала. “Ялкынлы яшьлек”нең концертларына татарлар гына түгел, урыслар да килә, чөнки чын сәнгать сүзсез дә аңлашыла бит ул.
50 ел эчендә ансамбль 100гә якын программа әзерли, 1000гә якын концерт куя. Артистлар Самара, Ульяновск, Пенза, Саратов өлкәләрендә, Татарстанда, Башкортостанда халык мәхәббәтен яулыйлар.
“Ялкынлы яшьлек” “Россия – ООН: 65 лет партнерства” халыкара конкурста җиңү яулый. Илгиз Колючев ЮНЕСКО һәм “Европа-Азия” Халыкара гуманитар академиясе тарафыннан бүләкләргә лаек була.
Үз баласыдай күргән ансамбльгә бөтен көчен, күп вакытын бирә ул. Моңардан тыш, Илгиз әфәнде күп еллар буена “Туган тел” җәмгыятендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм пропагандалау буенча актив эш алып барды.
Илгиз абый беркайчан да үзенең казанышлары белән масаймады. Ул безнең күңелләрдә тыйнак һәм елмаючан кеше буларак саклана.
Данияр СӘЙФИЕВ әзерләде.
«Бердәмлек».
Просмотров: 978
Язмыштан узып булмый кардэшлэрь