Туган көнең уңаеннан сиңа котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен җиткерәбез!
Син һәрвакытта да сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булдың. Тормыш иптәшең Туктар әфәнде белән (урыны оҗмахта булсын) бергәләп акыллы, уңышлы, татар милләтенә игелекле балалар — улларыгыз Тәлгать һәм Рифкатьне, кызыгыз Рәмзияне — тәрбияләп үстердегез.
Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, балаларыңның игелеген күреп, саулыкта, муллыкта, шатлыкта гомер кичерүеңне телибез.
Ал син бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын бездән бүләкләр,
Тыныч тормыш, саулык, озын гомер
Сиңа бүген бездән теләкләр.
Шәкүровлар гаиләсе.