Сагынулы Сабантуй…

ieH2SwHZ0-MЕлховка районының Тупли авылында 17 ел көтелгән милли бәйрәмебез гөрләп үтте

Соңгы елларда бу авылда Сабантуйлары никтер үткәрелмәде. Дөрес, халыкта яраткан бәйрәмен кайтару теләге булды, булуын. Тик төрле сәбәпләр аркасында тормышка ашмады. Бәлки шуңадыр да 8 июньгә “Чишмәле” дип аталган бик матур урында үткәрелергә тиешле бәйрәмгә өч меңләп кеше җыелды. Авылдашларның бик сагынышып очрашулары әллә кайдан ук күренеп тора иде. Шәһәрдән ерак булмаган авылга Самара кунаклары да күпләп кайтканнар иде.

Бер көн алдан Ульяновск трассасыннан Туплига борыла торган урында юл күрсәткеч стела куелды. Аны шушы авыл егетләре — «Волгапродмонтаж» эре объектлар төзү компаниясе белән җитәкчелек иткән Тәлгать һәм Рифкать Хуҗиннар эшләделәр.

Борылыштан соң Чишмәлегә хәтле кыр юлы буйлап барырга кирәк иде. Алдагы көнне генә ишеп яуган яңгырны искә төшерә-төшерә, тагын ява башламасын иде, дип тели-тели, алда барган машиналар артыннан иярдем, чөнки бу матур урынны белми идем әле. Аллага шөкер, теләкләребез кабул булды, нәкъ Тукайның “Шүрәле” шигырендәге кебек, “Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява” булып чыкты. Хәер, күк йөзеннән салмак кына йөзеп узган болытларга карап, кайберәүләр телефоннарыннан һава торышын күзәткәли тордылар.

Без килеп җиткәндә, Сабантуй исе бөтен Чишмәлегә таралган иде инде. Монда күңелең нәрсә тели, шул бар — шашлык та, пылау да, фастфуд та, шикәрле мамык та, чәкчәк һәм бавырсак та. Бала-чага батутлар ягына таба йөгерде. Ә мәйдан тирәсендә таза егетләр йөренә, багана биеклеген күзәтә, көрәшчеләрдән кемнәр бар икән дип кызыксына…

Менә микрофоннан азан тавышы яңгырады. Халык беразга тынып торды. Ә сәләтле гармунчы Мидхәт Әминов җитәкчелегендәге “Идел” ансамбле сәхнәгә чыккач, аяклар үзләре тыпыр-тыпыр бии башладылар. Бәйрәмдә “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” ансамбле, Вәсимә Фәрдиева җитәкчелегендәге “Заман” фольклор ансамбле һәм районның гармунчылар төркеме чыгыш ясадылар. Зур булмаган тамашада борынгы заманнарда Сабантуйлар уздыру гореф-гадәтләре, уеннары, ярышлары һәм конкурслары күрсәтелде.

Шуннан соң гына Чишмәле тарихи-мәдәни объектын торгызган кешеләр сәхнәгә чакырылды — Минәхмәт Хәлиуллов, Рөстәм Галимов, Ислам Рәхмәтуллин, Ренат Шакмаев һәм Касыйм Якмаев.

Бирегә хөрмәтле кунаклар да күтәрелде – “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев, Самара өлкә хөкүмәте эчке сәясәте департаментының милләтләр һәм конфессияләр идарәсе баш консультанты вазифаларын вакытлыча башкаручы Мария Купцова, Елховка районы башлыгы Наталья Павлова, Тупли авыл җирлеге башлыгы Минәхмәт Зәйдуллин һәм “Ватан геройлары” оешмасы җитәкчесе, “Россия Герое” Игорь Станкевич. Барысы да чыгышларында бәйрәмдә катнашучыларга күңелле ял теләделәр, гореф-гадәтләрен саклап яшәргә кирәклеген ассызыкладылар. Әлбәттә, СВО темасын да читләп узмадылар, сугышта булган егетләребез өчен махсус техниканың бер өлеше – өч УАЗ һәм “Нива” машинасы сәхнәдән бераз ераграк куелган иде. Ә икенче өлеше 23 июньдә Самара Сабантуенда күрсәтеләчәк, дип игълан итте Минәхмәт Хәлиуллов.

Игорь Станкевич сүзләренә караганда, махсус хәрби операция барышында Самара өлкәсендә генә дә 23 кешегә “Россия Герое” исеме бирелгән. Яраланып, госпитальдә дәваланучы Герман Бурцевка “Ватан Геройлары” оешмасының Рәхмәт хаты тапшырылган, шундый ук бүләкләр Марат һәм Фәхретдин Канюкаевларга, Ренат Искәндәровка бирелгән.

Тамаша җирле фермерларны, авыл тормышында актив катнашучыларны, Сабантуйны оештыручыларны, 13 июньдә 85 яшен тутырган үрнәк ана Наҗия Хуҗинаны бүләкләү белән дәвам итте.

Сабантуйда иң мөһим тамаша – милли көрәш, әлбәттә. Быелгы Тупли Сабантуе көрәш мәйданына 40 батыр чыкты. Ярыш ахырында иң көчле көрәшче дип Самараның “Батыр” спорт клубында шөгыльләнүче Камил Әхмәтвәлиев аталды. Аңа — мотоцикл һәм бәрән, ә икенче һәм өченче урыннарны алучыларга мопед һәр тау велосипеды тапшырылды.

Бәйрәмгә килгән һәр кеше викторина һәм конкурсларда, шашка турнирында катнаша алды, икенчеләре алар өчен җан атты. Сабантуе Казан артистлары Алсу Әбелханова һәм Гүзәл Маликова чыгышлары белән тәмамланды. Халык та аларга кушылып биеде һәм җырлады.
Киләсе елда да Чишмәледә шундый ук матур бәйрәм булыр, дип көтеп калабыз.

XcbFzfIYBNEieH2SwHZ0-M

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1511