Сөекле туганыбыз! Син җир җиләге пешкән, сыгылып җиргә төшкән, гаҗәеп матур, сихри вакытта тугансың. Ихлас күңелдән шушы туган көнең белән тәбрикләп, хәерле исәнлекләр телибез. Һәрвакыт шулай туган җанлы, киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып кал. Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен, өеңә бәла-каза кермәсен, җан рәхәтендә яшәргә язсын Ходай Тәгалә!
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Сәламәтлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Самар, Ульян, Казан шәһәрләрендә яшәүче туганнарың исеменнән Ильяс ШӘКҮРОВ.