Без Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән тәбриклибез!
Татар хәрәкәтенә керткән өлешегезгә, риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз һәм горурланабыз. Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!
Киләчәктә дә шундый ук киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы телибез.
Cамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ.