Ярмәк урамында бер өй бар…

NmT0Pn6WXCoКамышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәгән Раил һәм Халисә Каюмовларның фани дөньяга өч баласы аваз сала: Рәфыйк, Гөлисә һәм Радик. Йорт хужалары картаерга өлгермичә мәңгелек йортка күчәләр.

Әниләре исән чакта Рәфыйк кына тормышлы була, әби белән бабай бер оныкларын гына күреп калалар. Унҗиде яшьлек Гөлисәгә һәм унөч яшьлек Радикка тормыш корырга Рәфыйк абыйлары ярдәм итә.

Матур гына яшәп ятканда, Рәфыйк та авырып китә һәм, чиреннән арына алмыйча, бакыйлыкка күчә. Радик мәктәптә укыганда, барлык спорт ярышларында да алдынгы урыннарны яулап килә, Сабантуйларда ат чабышларында катнаша. Ул бит кечкенәдән әтисенә атлар асрарга булышкан, йорт урыннары да атлар асрый торган бригад йорты булган.

Мәктәпне тәмамлагач, Радик Тольятти автозаводына эшкә китә. Чибәр егеткә кызлар бер күрүдә гашыйк булалар. Өч мәртәбә өйләнә, хатыннары аңа дүрт бала табалар. Тик берсе белән дә тотрыклы гаилә кора алмый.

Илдә махсус хәрби операция башлангач, Радик, балаларым, хатыннарым, туганнарым хакына дип, 2023 елның июнендә үз ихтыяры белән сугышка китә. 9 ай яу кырында була, батырлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Гөлисә апасы белән гел элемтәдә тора. Туганнарын, балаларын, йортын кайгырта. Сугышка киткәнче туган йортын төзекләндерү турында хыяллана. Апасы белән яңа корылмалар, өйне нинди төскә буяу турында сөйләшәләр, моның өчен акчасын да аңа салып тора. Тик бу эшләрне үзенә башкарып чыгарга язмаган икән, 2024 елның мартында туган йортына кызыл табут эчендә телгәләнгән гәүдәсе генә кайта. Район җитәкчелеге, авыл халкы, аны алып кайткан старшина һәм дуслары, зурлап, соңгы юлга озаталар…

Карлар эреп, гөрләвекләр агып беткәч, һәр яктан уңган-булган Гөлисә апасы, аның тормыш иптәше, ярдәмле авылдашлары Каюмовлар йортын төзекләндерә башлыйлар. Әниләре яшел төс яратканлыктан, исән чагында хәтта идәннәре дә шул төстә булганлыктан, барлык корылмаларны да яшькелт материаллардан эшләткәннәр.

…Гөлисәнең 50 яшьлек юбилеена Ярмәккә барырга туры килде. Сүздән-сүз чыгып, тормыш иптәшем белән мине туган йортларын күрсәтергә алып китте ул. Сөбханалла! Бу йорт вафат булган кадерле кешеләренең музее булып чыкты! Капкадан керү белән гараж капкасына беркетеп куелган пар ат күрәсең. Бакчада алмагачлар, яшелчә, чәчәкләр… Бисмилла әйтеп, бусагасын атлап өйгә керсәк, безне кемдер каршы алгандай булды, хәтта тәннәребез чымырдап китте.

Биредә әти-әниләренең яшь чакларында табын уздырган өстәл, яшел төскә буялган агач карават, савыт-саба киштәсендә коштабаклар… Кыскасы, элгәреге заман җиһазларның берсе дә ыргытылмаган, музей өчен махсус сакланган диярсең. Тышкы тәрәзә рамнарын матурлый торган челтәрле капкачлар да мичкә ягылмаган, буяп, үз урынына эленгән.

Бу йортта кем яшәр инде, дип сорау бирдем ахырда. Ярмәк социаль ярдәм бүлеге хезмәткәре Гөлисә Бәдретдинова аптырап калмады: “Әти-әнием йорты хәзер инде халыкка хезмәт итәчәк. Бүлеккә йөрүче апа-әбиләр белән шифалы чәй үләннәре җыеп куярбыз. Милли ризыклар әзерләп, авылга килгән зур кунакларны каршы алырбыз, юлдан төшкән машиналардагы кешеләрне ашатып, төн кундырып озатырбыз”, — диде.

Минем фикеремчә, Гөлисәнең әле әйтеп бетермәгән хыяллары да бар. Вакыты җиткәч, бүлешер, Алла бирсә. Ә менә әти-әнисенең һәм ир туганнарының хәтерен шулай кадерләп саклау һәм шул ук вакытта халыкка да ярдәме тию — бик тә хуп эш. Афәрин, Гөлисә!

0wGxk2HOfhEcAciqujZZow Ho1R5ctLgY8 JVxhnnc7ciQ P92fvrKb7vU Y9N4PayVQgU zOjF92qXQDc NmT0Pn6WXCo

 Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1277

Один комментарий

  1. Шундый инде ул безнең Гөлисәбез. Уңган- булган, бар яклап та килгән. Тормыш иптәше Шәүкәтнең дә кулыннан гөлләр түгелә. Ә өйгә килгәндә, әбиләребезнең элеккеге бизәкле, матур сандыгы кебек искиткеч төзекләндерелгән! Мин бу өйне » Хәтер сандыгы», диеп атар идем. Әйе, Гөлисәгә афәрин, диясе генә кала!