Ташлама изге догаңнан…

Em-XL1qMCPEЯңа Ярмәк авылында гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Миннур Мисбах кызы Кәлимуллина бүген үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә. Әбигә 95 яшь тулды!

Олы яшьләрен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветераннарның өйләренә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык-сөенечне күрсәгез. Мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр, иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлар. Яшен яшәгән, ашын ашаган юбилярларның күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул…

Бүген Яңа Ярмәк авылында гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Миннур Мисбах кызы Кәлимуллина да котлаулар кабул итте. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. 95 яшьлек әби исә котлауларны кабул иткәннән соң, кунакларга яхшы мөгаләмәләре һәм аны хөрмәт итеп килгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

BB4Cs3tObjgE9ZFwB78eQQOk6GPkCbMZM

Em-XL1qMCPEdYrG9JI-Wn8

Яшьли колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан Миннур әбинең тормышында барысы да шома гына бармый. Тормыш иптәшен, ике улын һәм кызын югалту кайгысын кичергән хезмәт ветераны үзендә яшәү көче таба. Бүген ул таяныр терәкләре — улы Рөстәм һәм килене Әлфия янәшәсендә картлыкның түренә атлый.

Олы яшендә булуына карамастан, Миннур әбинең зиһене ачык. Туган-тумачаларының, күрше-авылдашларының хәлләрен белешеп яши, килсәләр — зурлап каршы ала. Газета-журналлар укый, телевизордан “ТНВ-Планета” каналын карый. Озын, сау, аек акыллы гомер бүләк итүенә Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтләр укып, дога кыла. Кайвакыт кичергән кайгы-хәсрәтләрен, гел хезмәттә үткән тормышын, күтәреп узган авырлыкларны искә алып, моңаеп та ала. Бәхетле мизгелләрен шатлык белән искә төшерә.

Шөкер, онык-оныкчыклары бу йортта еш кунак, әбекәйнең хәлен белешеп торалар.  Әмма, кызганычка, аның күңел тынычлыгы югалган вакыт шул әле: махсус хәрби операция зонасында катнашучы Русланы өчен бик борчылып яши ул. Оныгын изге догаларыннан калдырмый, билгеле… Йә, Раббым, егетләребез өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар, җирдә тынычлык урнашсын иде инде!

Миннур әбигә киләчәктә дә дөньяның саф һавасын сулап, бөтен гүзәллекләрен үз күзләре белән күреп, якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телисе килә. 

Миннур әбинең күршеләре — НУРЕТДИНОВЛАР гаиләсе.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 784