Чын җир кешесе ул

Sb_DWppUGuo13 октябрь — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Галилеләр Камил Габдулла улы Йосыповны нәкъ шулай бәялиләр. Шушы авылда туып-үскән, белем алган, бәхетен читтән эзләп йөрмәгән, туган авылы кыр-тугайлары матурлыгыннан, газиз туфрагы биргән уңыштан ямь тапкан. Яшьтән үк һәр эшне күңел биреп эшләргә өйрәнгән ир-егетнең тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык.

- Крестьян гаиләсендә тугач, шушы мохит синеке була инде ул, — ди яңа танышым. — Авыл җирендә күп кешегә эш юк хәзер, үз хуҗалыгыңда авыл продукциясе җитештереп, авылдашларыңны, туганнарыңны тәэмин итсәң генә. Шуңа күрә мин дә мал-туар асрыйм, бакчага бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кабак кебек яшелчәләр утыртам.

Әйе, Камил әфәнденең шәхси хуҗалыгы җайга салынган. Ул сугым атлары асрый, сарыклары да бар. Йорты тирәсендә бер артык әйбер, чүп үләне күрмәссең. Бер сүз белән әйткәндә — чын хуҗа. Ә хезмәткә мәхәббәт кечкенә чагыннан Камилнең әтисе белән әнисе тәрбияләгәннәр, ял ва¬кытларын да файда белән үткәрергә өйрәткәннәр. Әтисе Габдулла ага мәрхүм инде. Ә исән чагында уллары Наил белән Камилне: «Бөтен эшкә дә уңган, кешеләргә ярдәмчел булыгыз, йомыш белән кергән күршене борып чыгармагыз, тапкан хәләл малыгыздан канәгать булып яшәгез», — дип тәрбияләгән.

Авылдашлары Камил Габдулла улының эшсез торганын хәтерләмиләр, чөнки һәр эшнең вакытын, җаен белеп, җиренә җиткереп башкара белә ул. «Көне буе тик тормый: бер карасаң — печән төяп кайта, икенче карасаң — ашлык бушата, ашап алгач та, кырын ятмый — атларын алырга китеп бара», — дип мактыйлар аны.
Камилнең ат, сарык абзарларында чисталык хөкем сөрә. Бөтен нәрсәдә дә тәртип ярата ул. Йортта, өй алдында аунап яткан чүп тә, капка төпләрендә үз вакытын көткән чирәм баскан төзелеш материаллары да юк аның. Чисталык һәм пөхтәлек биредә тырыш кеше яшәве хакында сөйли. Башлаган эшен беркайчан да ярты юлда ташламый: «Эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк, дигән принцип буенча яшим», — ди ул. Кышкылыкка печән сатып ала икән, тик сыйфатлысын – хуш ислесен, ямь-яшелен һәм йомшагын хәстәрли. Солы, бодайны да тик белгән фермерлардан гына алып кайта. Гомумән, Камил әфәнде авыл тормышының җаен, кадерен белеп яши.

Шулай булырга тиеш тә: уйлап карасаң, тырышканың үзеңә бит. Ат итен халыкка сата, калганыннан ысланган казылык, колбаса ясый. Хуҗалыгы әллә ни зур түгел, ләкин маллары иркенлектә үрчи, алларына азыкны мул итеп сала. «Иң мөһиме — бер урында таптанып тормаска, гел алга барырга. Шул вакытта гына мал асрауның файдасы була. Ә табыш белән эшләсәң, күңел дә үсеп китә», — ди танышым.

Камил Габдулла улы авыл тормышында да актив катнаша, зиратта яки мәчеттә өмә, төзекләндерү эшләре үткәрелсә, ул беренчеләрдән булып килеп җитә, материаллар алу өчен акча бирә. Авылда башка чаралар булса да — читтә калмый. Иганәче булуның тәмен белә ул. Рәхмәтен дә ишетә. Әле яшь булуына карамастан, җомга намазларына йөрергә дә вакыт таба, биш вакыт намазын да укый.

Туган авылын яраткан, тормышта үз юлын тапкан Гали авылы егетенә бәхет һәм иминлек телибез. Киләчәк планнары тормышка ашсын, эшләре уңышлы һәм табышлы булсын, дигән теләктә калабыз.

Sb_DWppUGuo

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 763