Самараның Җәмигъ мәчете чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте
25 ел элек ул вакытта Европада иң зур булып саналган гыйбадәтханәбез дин тотучы бәндәләр һәм ислам мәдәнияте белән кызыксынучы кешеләр өчен үз ишекләрен ачты. Стара Загора урамындагы бу мәһабәт бина, Самараның архитектура күренешен тагын да ямьләндереп, инде күптән шәһәребездәге күренекле урыннарның берсенә әверелде. Ә иң мөһиме – ул вакытта, 1999 елның 28 ноябрендә, күп меңлек мөселман җәмәгате Аллаһы йортына ия булды, һәм бүгенге көндә Җәмигъ мәчете лаеклы рәвештә өлкә мөселманнарының төп рухи үзәге булып санала.
Дин кардәшләребезне шушы олы вакыйга белән котлар өчен бу көнне гыйбадәтханәгә бик күп кунаклар килде. Алар арасында региональ хакимият органнары вәкилләре, күрше Ульян, Пенза өлкәләре мөфтиләре, Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең баш имамы, өлкәбез шәһәрләре һәм районнарының имамнары, гади дин тотучылар бар иде. Әлбәттә инде, чарага хөрмәтле кунаклар буларак мәчет төзелешенә ярдәм күрсәткән кешеләр дә чакырылды — Самара өлкәсенең элеккеге губернаторы Константин Титов, аның каршында региональ хөкүмәтнең икътисади үсеш министры булган Габибулла Хасаев, “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты Вазыйх Мөхәммәтшин.
Тантаналы җыелыш башланганчы Җәмигъ мәчетенең намаз уку залында халык гыйбадәтханә төзелешенә багышланган фотокүргәзмә белән таныша алды. Самара фотографлары (күбесенчә Әнәс Мингалиев) төшергән аклы-каралы фотографияләрдә җиңелләрдән булмаган бу төзелешнең бөтен этаплары сурәтләнгән. Шулай итеп, беренче таш салудан алып, мәчет манарасына ярымай куюга кадәр төшерелгән әлеге фотолар бик кадерле елъязма булып торалар.
Тантаналы җыелышны башлап, чараны алып баручы, “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов гыйбадәтханәнең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. “Җәмигъ мәчете гади бина гына түгел, ул — өлкәбез мөселманнары бердәмлегенең, рухи халәтенең, тарихи казанышының символы”, — дип билгеләп үтте Радик әфәнде.
Самарада яңа мәчет салу күп еллар буена үткен мәсьәлә булып тора. Һәм аны тормышка ашыру мөмкинлеге 1990 еллар башында барлыкка килә. Күп эзләнүләрдән соң, ниһаять, Стара Загора һәм 22нче Партсъезд урамнары чатында, Юрий Гагарин исемендәге парк янында, төрле транспорт йөреп торган уңай урында, төзелеш өчен җир бүлеп бирелә. Әмма шатланып эшкә керешергә дигәндә, көтелмәгән кыенлыклар барлыкка килә: әлеге районда яшәүче халыкның бер өлеше һәм кайбер депутатлар биредә мәчет салуга каршы чыгалар. Аллаһыга шөкер, өлкә һәм шәһәр хакимиятләренең төгәл позициясе, башка дин вәкилләре белән конструктив сөйләшүләр алып бару, активистлар белән тиешле әңгәмәләр үткәрү низагны тиз арада хәл итәргә булыша.
Инде 1992 елның җәендә нигез салу өчен чокыр казый башлыйлар. Төзелешкә ярдәм итү ниятеннән күпләр акчаларын да, вакытларын да кызганмыйлар, өлкә һәм шәһәр предприятиеләре материаллар һәм җиһазларга заказларны оператив рәвештә башкаралар, матди яктан ярдәм итәләр.
Төзелешкә “Туган тел” татар мәдәни үзәге, “Бердәмлек” газетасы һәм гади дин тотучылар да саллы өлеш кертәләр. Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин дә, берничә тапкыр Самарага килеп, дин кардәшләрен хуплый, рухи ярдәмен күрсәтә. Һәм инде, әлбәттә, Самара мөселманнары өчен олы бәхет булып торган Җәмигъ мәчетенең барлыкка ки¬лүендә Региональ диния нә-зарәтенең беренче рәисе Вагыйз хәзрәт Яруллинның хезмәте искиткеч зур. Аның абруе, кешеләр белән дөрес аралаша, төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары, эшкуарлар һәм халык белән уртак тел таба белүе, үзенең активлыгы төзелеш эшләренә хөкүмәтне дә, эшмәкәрләрне дә, хәтта мөселман булмаган кешеләрне дә җәлеп итәргә булыша.
Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев исеменнән мөселманнарны котларга вице-губернатор урын-басары Сергей Филиппов килгән иде. Ул, тәбрикләү сүзләрен җиткереп, мәчеткә картина бүләк итте.
Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин үз чыгышында:
“Үткән 25 ел эчендә илебездә дә, җәмгыятебездә дә зур үзгәрешләр булды. Кешеләр ирекле рәвештә динне тота, дин нигезләрен өйрәнә алалар, җәмгыять иминлеге хакына эшләүче дини оешмалар бар, иске гый-бадәтханәләр торгызыла, яңалары салына”, — дип билгеләп үтте.
Талип хәзрәт шулай ук Җәмигъ мәчетен булдыруга өлеш керткән барлык ке¬шеләргә һәм элеккеге губернатор Константин Титовка рәхмәтләрен белдерде. Нәкъ Константин Алексеевичның үз сүзендә нык торуы Аллаһы йортының алдан уйланылганча Партизанский урамында түгел, ә Стара-Загора урамында салынуына ярдәм итә бит.
Константин Титов әлеге районда яшәүче халыкның һәм җәмәгатьчеләрнең гыйбадәтханәгә каршы чыгуларын искә алып сөйләде. Ул вакытта кешеләр: “Бу урам Болгариядәге тугандаш шәһәр исемен йөртә, һәм монда мөселманнарның бернәрсәсе дә булырга тиеш түгел”, — дип әйткәннәр икән.
— Бүгенге көндә Стара Загора урамыннан узып барганда мин мәчеткә сокланам һәм үземнең дусларымны – Башкортостан белән Татарстанның элеккеге башлыклары Мортаза Рәхимовны һәм Минтимер Шәймиевны сагынам. Һәм ни өчендер болгар дусларыбызны исемә дә алмыйм. Хәер, хәзер аларны берсе дә иптәшләребез дип санамый да, искә дә алмыйдыр. Димәк, ул вакыттагы карарыбыз алдан күрүчән һәм дөрес булган, — диде Самара төбәгенең элеккеге башлыгы.
Ә мәчет төзелеше буенча Попечительләр шурасын җитәкләгән, акча җыю белән шөгыльләнгән Габибулла Хасаев Якын Көнчыгыш илләренә багланган өметләрнең акланмавы турында сөйләде.
— Без Согуд Гарәбстанының Россиядәге илчесен чакырган идек. Ул мәчет төзелешен карады, мөселман җәмәгатьчелеге белән очрашты. Без губернатор Константин Алексеевич белән аны бик яхшы каршы алган идек, үзенә затлы бүләкләр дә тапшырдык. Башка очрашулар да булды. Ләкин алардан ярдәм көтеп ала алмадык. Бәлки, бу яхшыгадыр да.
Һичшиксез, Самараның Җәмигъ мәчетен төзүдә Константин Титовның роле зурдан. Ул мөселман җәмәгать-челегенең мөрәҗәгатен хуплады, һәм инде озакламый губерна Думасы бюджетка тиешлечә матди ресурсларны кертте, — дип уртаклашты Габибулла Рамадан улы.
“Прогресс-В” компанияләр группасы президенты, Россиянең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин ул чакларны болай дип исенә төшерде:
— Мәчет төзелешенә алынырга сорагач, мин шунда ук ризалаштым. Атна саен пәнҗешәмбе көнне мөфти, чечен, азәрбайҗан, казах һәм башка мөселман диаспораларының җитәкчеләре канашында оператив ки¬ңәшмәләр уза иде. Габибулла Рамадан улы, вице-губернатор буларак, акча бүлеп бирүне контрольдә тотты, барлык утырышларда катнаша иде. Әлбәттә, бөтен мәсьәләләр дә губернатор белән килешеп хәл ителде.
Мәчетнең проектын архитектор, төзелеш институты укытучысы Рәсим Мөнир улы Вәлшин ясады. Безнең өлкәдә, аңардан башка, бу эшне булдыручы кеше юк иде. Һәм мин аңа мөрәҗәгать иткәч, ул бу хезмәткә алынырга ризалашты, күп мәгълүматлар үзләштерде һәм ислам кануннарына туры килгән проект эшләп чыгарды.
Вазыйх Гата улы Аллаһы йортын төзүдә катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде һәм кайберәүләренең инде якты дөньяда булмауларын билгеләп үтте. “Бу хөрмәтле шәхесләр турында аларның игелекле гамәлләре, шул исәптән әлеге гыйбадәтханә дә, исебезгә төшереп торыр, дип ышанам”, — диде Вазыйх әфәнде.
Самараның Җәмигъ мәчете бүгенге көндә дә Россия белән Европада иң зур ислам комплексларының берсе булып кала бирә. Аның территориясендә менә инде күп еллар буена мәдрәсә эш¬ли, балалар һәм олылар өчен дини курслар оештырыла.
25 ел дәвамында Аллаһы йорты халыкка нур тарата, ышаныч бирә, берләштерә, Самара өлкәсендә социаль тот-рыклыкны, конфессия ара тынычлыкны ныгытуга яр¬дәм итә.
Кунаклар үз чыгышларында халыкка рух ныклыгы, бердәмлек, ислам традицияләренең саклануын һәм тыныч тормыш теләделәр.
Чара күмәк намаз һәм мәҗлес белән тәмамланды.
Данияр СӘЙФИЕВ.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
«Бердәмлек».
Просмотров: 465