«Чыршы, чыршы, без сине… Сагынып көттек ел буе!»

N_2cBDPP-lo22 декабрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы балалар өчен «Яңа ел» бәйрәме уздырды.

Бу сабыйлар өчен дә, ата-аналар өчен дә бик зур бүләк булды! Чара зур гаиләнең җылы очрашуын хәтерләтте.

Шундый шәп бәйрәм, күтәренке кәеф, уңай энергия бүләк иткән өчен спонсорлар Ильяс Шәкүровка, Гомәр Батршинга, татар эшмәкәрләре берлегенә, волонтёрлар Шәкурова Алиягә, Ерниязов Айнурга, Минәхмәтова Сафиягә, Хәсәншина Регинага, Хәҗиева Вилиягә, Васильев Данилага, Казаннан бүләккә китаплар алып кайтырга ярдәм итүче Сабир Галимуллинга, Сафина Айгөлгә һәм аның тормыш иптәшенә бик зур рәхмәт!

Артистлар: Су анасы — Тәслимә апа Мостафина, Шүрәле — Илдар Субеев. Алып баручы — Яхин Марат, сценарий һәм музыкаль озата бару — Салават Хәлимуллин, «Туган тел» активистлары — Алсу Әхмәтова, Залия Динмөхәммәтова, Ригиль Курмаев, Данияр, Фирүзә Минәхмәтова, Гүзәл Рамазанова. Чиксез рәхмәт сезгә!

Бәйрәм кичәсе турында тулырак киләсе санда укырсыз, Алла теләсә.

E0LT9gdt4y0

bacHnFHeE7osPyZKE-Y_U0 w6Fif2dpPaw 9wJRoSACfgY UTjuddQqO70

i9i2OfAv1EMYSi1JPuvwPI N_2cBDPP-lo GRyRjbdIpRM

«Бердәмлек».

Просмотров: 598

2 комментариев

  1. Рәхмәт сезгә бик зур хөрмәтле оештыру өчен күп хезмәт куйган шәхесләр! Табигать шартлары комачауламаса, бездә килгән булыр идек, әмма шулай да зур рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә, дәвамлы булсын, бәрәкәтле булсын, уңышлар теләп калам, дөньяларыбыз тыныч имин булып, киләсе елларда да шундый чаралар үткәрергә насыйп булсын иде дигән теләктә калам!
    Аның бит әле саф татар телендә, милли мөхиттә балалар өчен бәйрәм ясау, әкият дөньясында йөретү, кечкенә чакта ук җыр һәм биюгә, ана телебезгә хөрмәт уяту да, зур әһәмияткә ия булды!

  2. Алланын рәхмәте яусын шундый матур бәйрәм балаларга уздырган өчен!! Шундый матур җырладыларда, уйнадыларда. Күстәнәчләрдә бирделәр! Рәхмәт оештыручыларга.