Төрле телдәге басмалар тату яшиләр

5tC4QIteZJAХалыклар дуслыгы йорты китапханәсе төбәктә яшәүче төрле милләт халыкларының милли-мәдәни һәм мәгълүмати ихтыяҗларына хезмәт итә

2001 елның 12 сентябрендә Самарада яңа дәүләт учреждениесе — өлкә Халыклар дуслыгы йорты эшли башлый. Шунда ук Россия халыклары телендә басылып чыккан китаплар, газета-журналлар тупланган китапханә дә оештырыла.

Оешманың беренче биш елында китапханә фонды туплана. Шулай ук ДДН (Дом дружбы народов) җитәкчелеге Самара өлкәсендәге китапханәләргә дә милли телләрдәге басмалар туплауда ярдәм итә. Губерна бюджеты хисабына меңләгән яңа китаплар сатып алына, учреждение хезмәткәрләре һәм милли-мәдәни оешмалар әгъзалары тарафыннан бүләккә 300ләп китап һәм журналлар тапшырыла, фәнни-популяр әдәбият туплана.

Хәзерге вакытта китапханәдә “Бердәмлек” өлкә татар газетасының, “Самар татарлары” журналының, “Сәлам” татар газетасының, “Ыргыз” башкорт газетасының, “Сабантуй” балалар журналының шактый зур архивлары саклана. Әгәр әлеге басмаларда кайчандыр чыккан мәкаләләр кирәк булса, китапханә җитәкчесе Вера Ивановна Алексеева сезгә кирәкле нәрсәне тиз арада табып бирәчәк. Китаплар, журналлар, газеталар, медиадисклар, электрон ресурслар, мәкаләләр турында мәгълүматлар «Китапханә фонды каталогы» дип аталган электрон архивта сакланалар. Каталог www.samddn.ru Халыклар дуслыгы йорты сайтында урнашкан. Ул һәр кварталда яңартылып тора. Китапханәгә өстәлгән яңа басмалар турында мәгълүмат сайтның «Яңалыклар» рубрикасында урнаштырыла.

Китапханә фонды җирле хакимият бюджеты финанслау, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре һәм әбүнәчеләре, милли иҗтимагый оешмалар әгъзалары, югары уку йортлары укытучылары, Россиянең төрле төбәкләре галимнәре, журналистлары һәм язучыларыннан китереп биргән бүләкләр хисабына үсә бара. “Төрле фәнни проектлар, докладлар әзерләгәндә укытучылар, студентлар, мәктәп укучылары интернет киңлекләрендә таба алмаган мәгълүматны нәкъ менә безнең китапханәдә сакланган сирәк очрый торган чыганаклардан табалар”, — дип сөйли Вера Ивановна.

Хәзерге вакытта китапханә фондында биш меңләп китап һәм брошюралар, ике мең чамасы журналлар, ике йөзләп газеталар, 113 диск һәм 550 данә милли телләрдәге китаплар саклана.
2005 елда Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йортында беренче тапкыр «Милләтнең рухи таянычы — туган теле» дип аталган өлкә этнолитература ярминкәсе уздырылган иде. Чара төбәк халыкларының иҗади потенциалын үстерү мохиты булдыру һәм өлкә китапханәләренең милли әдәбият фондын яңа басмалар белән тулыландыру максатыннан үткәрелә. Шул чарадан соң Халыклар дуслыгы йорты китапханәсе Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Чувашия нәшриятлары Самара китап кибетләре аша милли әдәбият сатып алу теләге белән гаризалар җыя башлый. Нәтиҗәдә, 153 китапханәгә 14 телдә китаплар сатып алына.

Беренче елларда Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты Мәдәният министрлыгы карамагында эшләп килгән булса, 2006 елда ул губернатор хөкүмәте карамагына тапшырыла. Учреждение белгечләре оештыру-методик, мәгълүмати-аналитик, консультатив-хокукый һәм нәшрият эшчәнлеген алып баралар. Милли иҗтимагый берләшмәләр белән багланышлар барлыкка килә, милләтара дуслыкны ныгыту мәсьәләләре дә планга кертелеп, эшчәнлек даирәсе киңәя. Шунлыктан китапханә эшчәнлегендә үзгәрешләр барлыкка килә: этник тематика буенча мәгълүмат арта, китапханә гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә башлый. Шулай ук учреждение гомумроссия гражданнар патриотизмын формалаштыруда, өлкә халыкларының милли мәдәниятләрен, телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауда, үстерү һәм пропагандалауда, милли һәм милләтара чаралар үткәрүдә ярдәм итә, өлкә халыклары телләрендә мәгълүмат бирү кебек мөһим эшләр башкара башлый.

2013 — 2015 елларда «Башкортостан Республикасының Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе ДДН китапханәсенә биш йөзләп китап тапшырган. Шуларның яртысы башкорт халкының рухи, мәдәни һәм милли телен үстерү һәм яклау максатында Самара шәһәренең «Башкорт Корылтае (конгрессы)» иҗтимагый оешмасына тапшырыла.

Халыклар дуслыгы йорты китапханәсе өлкәнең башка китапханәләре һәм мәгариф учреждениеләре, халыкара оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә — «Милли сезоннар» китапханәләр фестивале, «Самара вавилоны», «Хәзерге дөнья әдәбияты Мәдәниятара диалоглар», «Китапханәләр эшчәнлегендә социаль партнерлык», «Фән юлы» кебек күпсанлы милли-мәдәни чараларда катнаша.

2013 елның октябреннән бирле «Балалар белән укыйбыз» проектының балалар әдәбияты фонды эшләп килә. Ул мигрант балаларына һәм гаиләләренә җирле тормышка җайлашырга ярдәм итә.

Китапханә эшчәнлеге даими рәвештә «Халыклар дуслыгы йорты» һәм «Все мы — Россия!» сайтларында яктыртыла. Учреждение төрле милләт халыкларына туган телләрендә басмалар сатып алырга, җирле тормышка яраклашырга ярдәм итә. Ә Халыклар дуслыгы йорты китапханәсе, күпмилләтле мохитта эшләп, этносларның милли-мәдәни, мәгълүмати ихтыяҗларын яклый, Россия гражданнарының бердәмлеге сагында тора.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 442

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>