Тормышта шулай булгалый ки, бөтенләй чит-ят кеше, аралаша торгач, әйтерсең лә якын туганыңа әйләнә. Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында гомер итүче Гөлсинур апа Гафурова-Рәхмәтуллина белән безнең нәкъ шулай булды да. Хәзер инде мин аның белән ничек танышканымны да хәтерләмим, үзен гомерем буе беләм сыман. Менә күп еллар даими аралашып, хәл-әхвәлләрне белешеп яшибез. Шундый эчкерсез, ачык, пакь калебле, күркәм холыклы, олы йөрәкле кешене ничек якын күрмисең ди инде! Ә аның күңел кылларының нечкәлегенә исләрең китәр! Нәкъ шуңадыр да инде шагыйрә Гөлсинур Шәйхразый кызы Гафурованың һәр шигыре җырлап тора.
Милләттәшебез Яңа Ярмәк авылында туып-үскән. Бала һәм яшүсмер чаклары эшләп үткән аның.
— Өченче класстан алып, җәйләребез колхоз кырларында утау утап, печән җыеп узды инде безнең. Амбарга да эшкә чыга идек. Сигезенче сыйныфтан каникуллар вакытында сыер савып йөрдем. Тирестән утын суга идек. Эшләмәгән эш калмады инде. Хезмәттә чыныгып үстек”, — дип исенә төшерә Гөлсинур ханым.
— Әти-әниегезнең нинди үгет-нәсыйхәтләрен күңел түрендә саклыйсыз? – дип кызыксындым аңардан.
— Икесе дә шулкадәр яхшы кешеләр иде, аларның һәр сүзе алтынга тиң.
Әткәем Шәйхразый бөтен Бөек Ватан сугышын узган. Якты дөньядан иртә китеп барды шул ул, 54 яшендә вафат булды. Инәем Миңлебәдәр 80 яшендә мәңгелеккә күчте.
Әтием дә, әнием дә, ачлык-ялангачлык михнәтен күреп, ифрат та авыр, нужалы тормышта үскәннәр. Инәйнең атасы сугышта хәбәрсез югалган. Әбием алты баланы ялгызы үстергән, торырга йортлары да булмаган хәтта. Әнием әтисен гомере буе көтте. Бу турыда “Гомер буе көттең әткәңне” дигән шигырь дә язган идем.
Безгә төпле тәрбия бирделәр, әлхәмдүлилләһ. Әтиебез бик дөрес, гадел, ярдәмчел кеше иде. “Таш белән атканга аш белән ат” дигән мәкаль аның тормыш шигаре булды. Безне дә шуңа өйрәтте. Аның: “Беркайчан да кеше әйберенә тимәгез. Беркемгә дә караңгы чырай күрсәтмәгез, начарлык кылмагыз”, — дигән сүзләре әле дә колакта яңгырый сыман. Аллаһыга шөкер, шулай яшәргә тырыштык та, балаларыбызны да шуңа өйрәттек.
Әниебез дә йомшак бәгырьле, миһербанлы, бик уңган, кешеләргә карата ачык, игелекле иде. Безне дә бары тик изгелек кылырга өйрәтте, — дип газизләрен сагынып искә ала Гөлсинур ханым.
Унынчы сыйныфны тәмамлагач, кыз Үзбәкстанның Китаб шәһәренә туганнары янына киткән. Анда товар белгече һөнәрен үзләштереп, райпода эшләгән, кадрлар бүлегендә дә хезмәт иткән. Тәлгать исемле егеткә кияүгә чыгып, ике балалары – Марат белән Гөлшат туган. Ә алты елдан соң Гафуровлар Яңа Ярмәккә күченеп килгәннәр. Биредә кызлары Гөлназ дөньяга килгән.
Кечкенәдән эшкә батыр булып үскән Гөлсинур апаның тырышлыгына исләрең китәр инде. Үзбәкстаннан кайткач та, төрле хезмәт башкарырга туры килгән аңа — сыер савучы да булган ул, урам да себергән. Тормыш дилбегәсен ире белән бертигез тартып барган.
- Хәләл җефетегез белән 50 ел бергә гомер иткәнсез. Тормышыгыз матур булдымы? – дип сорыйм үзеннән.
— Әлхәмдүлилләһ, яхшы яшәдек һәм хәзер дә шулай ук. Кешелекле ул, бик ярдәмчел, юмарт. Сорап килүчеләргә соңгы әйберен дә биреп җибәрә. Минем кадеремне белә, өч балабыз, дүрт оныгыбыз өчен өзелеп тора, — дип уртаклаша әңгәмәдәшем.
Гөлсинур апага Аллаһы Тәгалә искиткеч сәләт биргән. Шигырьләр генә түгел, хикәяләр, пьесалар да иҗат итә ул. Милләттәшебезнең өч китабы дөнья күрде инде – “Йөрәк хисләрем”, “Көзләр балкышы”, “Тормыш яме”. Хәзер инде менә дүртенчесен әзерли.
Хикәяләре, шигырьләре өлкәбезнең “Сәлам” газетасында, “Самар татарлары” сайтында басылып килә. Укучылар даирәсе дә шактый киң, аның иҗат җимешләренә зур кызыксыну белдерәләр.
Гөлсинур ханым кечкенәдән табигатьне өзелеп ярата. Кышын җем-җем иткән кар бөртегенә, язын шытып чыккан бөрегә дә, җәен яуган яңгыр тамчысына, көзен агачтан өзелеп төшкән агач яфрагына да балаларча самимилек белән соклана, һәрнәрсәне җентекләп күзәтә, гүзәллекне күрә белә ул.
Гөлсинур апаның күп шигырьләре нәкъ табигать матурлыгына багышланган да инде. Ел фасылына туры китереп, мисал өчен кыш турындагы шигырен сайлап алдым мин:
Кышлар килде ап-ак кары белән,
Табигатьне акка чорнады.
Каеннарның көмеш алкалары
Җилләр искән саен чыңлады.
Кар каплаган миләш агачларын,
Авырлыктан башын игәннәр.
Кар кызыдай сылу каеннар да
Кышкы ак туннарын кигәннәр.
Кошлар чүпли кызыл миләшләрне,
Куанышып алар очалар.
Аяз күкләр теләп туган җиргә,
Миләшкәйне гүя кочалар.
Салкын кышның карлы бураннары
Ак юрганын япты кырларга.
Ап-ак карлар төсле ак бәхетләр
Телик әле һәрбер елларга.
Яусын, әйдә, җиргә мамык карлар,
Адаштырсын кышкы бураннар.
Тик адашмыйк туры юлыбыздан,
Дини юлыбыздан, туганнар!
Шуны да билгеләп үтәсем килә, Гөлсинур Гафурованың һәр шигырендә диярлек яхшылыкка, игелеккә өндәгән фикер урын алган булыр.
— Иҗат җимешләрем аша табигатьнең гүзәллеген, тормышның ямен, кешеләрнең изгелеген күрсәтәсем, шушы кыйммәтләрне саклагыз, дип әйтәсем килә, — ди ул үзе бу турыда.
Гөлсинур ханым бик матур җырлый да бит әле. Аның моңлы тавышы күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек. Егермеләп шигырен үзе көйгә салган ул.
Газиз туган җирен ихластан сөюче милләттәшебезнең авылына багышланган шигырьләре дә байтак. Ә “Туган оям – Ярмәгем” дигән җыры авыл гимнына әйләнгән инде.
Шагыйрәнең әти-әнисе, туганнары, балалары турындагы иҗат җимешләре тирән уйларга чумдыра, бәгырьләргә үтеп керә.
Гомумән, төрледән-төрле темаларга яза ул. Көн үзәгендәге мәсьәләләрне, актуаль проблемаларны да читләп узмый. Абыйсы Шәйхелислам, эне-сеңелләре Гөлнур, Мәүлегөл, Шамил, Шәмсенур белән үзара искиткеч тату булып яшәгәнгә, Гөлсинур апа башкаларны да туганлык җепләрен сакларга өнди. Аның каләме астында берәр нинди вакыйгага, бәйрәмнәргә багышланган шигырьләр дә туа. Тантаналар уңаеннан авыл клубы хезмәткәрләре аңа язарга заказ да бирәләр икән.
Яңа Ярмәк булсынмы, Иске Ярмәк булсынмы, Гөлсинур ханымны бу авылларда оештырылган һәр чарага чакыралар. Ул тамашачыларга сәхнәдән үзенең шигырьләрен укый, җырларын җырлый.
— Иҗат – минем өчен җан азыгы. Ул күңелемне тынычландыра. Миңа язуы бер дә авыр түгел. Шигъри юллар, уйлар әйтерсең лә үзеннән-үзе чыгып тора.
Бигрәк тә төнгә таба илһам килә. Шуңа күрә караватым янындагы тумбочкада һәрвакыт дәфтәр, каләм булыр. Йокларга яткач, башыма берәр фикер килде икән, шунда ук сикереп торам да аны кәгазьгә төшерәм.
Иҗат җимешләрем аша кешеләргә йөрәк түремдәге хисләремне, әйтер сүземне җиткерә алуым миңа җиңеллек китерә, сөендерә, — ди язмам герое.
Тирән кичерешле, хисләргә бай, нечкә күңелле, табигать җанлы, матурлыкны күрә, аңлый, бәяли белүче Гөлсинур апа өй тутырып гөлләр дә үстерә.
— Алар – минем куанычларым. Гөлләрем белән сөйләшәм, үзләрен сыпырып-сыпырып, сулар сибәм. Аеруча яранны яратам. Гөлләр турында шигырьләрем дә күп, — дип елмаеп сөйли ул.
Сәләтле кеше һәрьяклап сәләтле, дип юкка гына әйтмиләр инде. Менә Гөлсинур апа да нәкъ шундый. Аның ләззәтләнеп башкара торган тагын бер шөгыле бар бит әле — ул чигү чигә. Бу кул эшенә яшьтән өйрәнгән икән милләттәшебез. Әнисе авылда иң оста чигүче булган.
Чигешләре белән ул үз өен генә түгел, авыл клубын да бизәп куйган. Анда спектакльләр куйганда да Гөлсинур апаның күңел җылысын биреп чиккән бүләкләрен — сөлгеләрне, панноларны кулланалар икән.
Әлхәмдүлилләһ, Гөлсинур ханым Гафурова дин кануннарын үтәп яшәүчеләр исемлегендә.
— Әткәебез 1979 елда вафат булды, шуннан бирле намазны калдырмыйм, Коръән уку бәхетенә дә ирештем, Раббыма мең-мең шөкер, — дип шатланып туя алмый дин кардәшебез.
Авылының ак әбисе ул, мәҗлесләрдә укып йөри.
— Тормышта кемнәргә таянып яшисез? – дигән сорау бирдем әңгәмәдәшемә.
— Иң беренче, Аллаһы Тәгаләгә таянам. Тәүфыйк-һидәят биреп, мине дин юлына бастырганы өчен Аңа шөкер кылам.
Сөекле хәләл җефетем, бәгырь итем – балаларым, алтыннарым – оныкларым, газиздән газиз туганнарым, кадерле авылдашларым тормышымда иң ышанычлы терәгем булып торалар. Барысы белән дә бердәм булып, шулхәтле матур яшибез, Аллаһыга шөкер!
— Күңел төшенкелегенә бирелгән чакларда сезгә нәрсә ярдәм итә?
— Динебез буенча күңел төшенкелегенә бирелергә ярамаса да, тормышта төрле хәлләр булгач, әйе, күңелсез хисләр дә читләп узмый, әлбәттә. Андый вакытларда мине изге догалар тынычландыра. Җыр башкарсам да, җиңел булып китә.
— Яшь чакларыгыздагы кайсы вакыйгаларны сагынасыз?
— Барысы да сагындыра. Әле бүген дә кырга чыгып, утау утар идем, фермага барып, сыер савар идем төсле.
Авыр булса да, бала һәм яшүсмер чакларыбыз да, яшьлек елларыбыз да ямьле, күңелле булды безнең. Халык кешелекле, бердәм, дус, ачуланышу юк иде. Тәмләшкәләр пешерсәң, бөтен күрше-тирәне сыйлау инде матур гадәт булып тора иде.
Хәзер тормышлар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр башкачарак. Бу күңелне борчый шул.
— Яңа Ярмәкнең киләчәген ничек күзаллыйсыз?
— Бүгенге көнгә Аллаһыга шөкер. Укучылар әз булса да, башлангыч мәктәп эшләп килә, балалар бакчасы, клуб, фельдшер-акушер пункты, почта, кибетебез бар.
Яшьләр авылда бик калмый шул, үзләренә тиешлечә эш юк.
Ә болай чит җирләрдән килеп урнашучылар бар. Менә үзбәкләр ике катлы өйләр салып керделәр.
Мәчетебез янәшәдә генә, азан моңнарын ишетеп яшибез. Туган авылыма кайтканыбызга куанып бетә алмыйм.
Киләчәге ничек булыр инде, әйтә алмыйм, әмма яхшыга өметләнәбез.
— Яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Һәрхәлдә кешелекле булып калыгыз, башкаларны бервакытта да рәнҗетмәгез, дияр идем. Әткәемнең “Таш белән атканга аш белән ат” дигән тормыш шигарен үтәп яшәсәләр иде.
— Үзегезне бәхетле кеше дип әйтә аласызмы?
— Бу төшенчәне төрле кеше төрлечә аңлый. Һәркем бәхетне үзенчә күрә бит. Минем өчен исә бәхет – ул ирең белән күркәм тормыш итү, бала-оныкларның исән-сау, игелекле, тәртипле булуы, туганнар белән аралашып яшәү. Килен-кияүләрдән уңдым, бу да — бәхет. Гөлнария, Рөстәм, Рәфис миңа үз балаларымдай. Сәламәтлегең бар, көнкүрешең әйбәт икән, монысы да олы бәхет. Иртән исән-сау уянып, аягыңа басып, кояшны күрдең икән — бәхет. Торырга – урыныбыз, ашарга ризыгыбыз бар – анысы да зур бәхет. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, һәрьяклап бәхетле мин. Дөньяларыбыз тыныч, туар таңнарыбыз имин, киләчәгебез якты була күрсен.
— Амин, Гөлсинур апа, шулай булырга язсын!
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 4 (45), 2024 ел.
Просмотров: 533
Добавить комментарий