Күңелле капка төбе

БезымянныйӘй, күңелле тамаша бу - 
Капка төбе Җәвитнең.
Күңел ача шунда халкым -
Үзәгендә кәмитнең.

Капка төбенә җыелу
Әби-бабайдан калган.
Мәзәк сөйләп, җырлар-көйләп,
Бик тә күңелле булган.

Уңган халкым хезмәт белән
Үткәргәндә көннәрен,
Капка төбе көтеп торган
Ял итәргә үзләрен.

Шунда җыелышып халкым
Киңәшләшкән-серләшкән.
Табышканнар-кавышканнар,
Кемдер вәгьдә бирешкән.

Җәвитнең дә капка төбе
Кемне генә җыймады.
Анда булган яше-карты
Җырлап-биеп туймады.

Татарстан җирлегеннән
Бик күп артистлар килеп,
Шаулаттылар капка төбен,
Моңлы җырларга күмеп.

Тормышлар матур булса да,
Әллә-нигә арыйбыз.
Җәвитнең бу капка төбен
Рәхәтләнеп карыйбыз.

Ял иттерә бу тамаша,
Дәртләндерә хисләрне.
Матур көйләр яңгыратып,
Моңга күмә кичләрне.

Бу тапшыру хуҗасының
Нурлар балкый йөзендә.
Һәр яклап та килгән шәхес,
Тел байлыгы үзендә.

«Кәмит Җәвит»ләрне карап,
Булсын халкым күңеле.
Тик бер теләк: бу кәмитнең
Озын булсын гомере.

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 471

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>