Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.
Булдыклылыгызны, тырышлыгыгызны, ихласлыгыгызны күреп алган авыл халкы Сезне 1999 елда җирле хакимият башлыгы итеп сайлап куйган. Шулай итеп егерме елдан артык туып-үскән авылыгызның киләчәге, анда яшәүче авылдашларыгызның көнкүрешләрен яхшырту өчен көчегезне кызганмыйсыз.
Ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер, тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!
Ихтирам белән
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,
Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.
КОНТЕКСТ:
Уңган, булган Муллабаевлар
Просмотров: 1210
Добавить комментарий