Комментарии: Утыз ел динебезгә һәм халкыбызга хезмәттә

Автор: Илгизар Сагдеев
Хөрмәтле Габдулла хәзрәт!

Бездә ошбу котлауга кушылып Сезнең турыда бер ничә күркәм сүз әйтәсебез килә. Габдулла хәзрәт ул безнең Гәли шәкерте. Әлхәмдүлилләһ Самара өлкәсендә хәзерге вакытка иң озак дини хөзмәттә булган шәхесләрнең берсе. Мин аңардан ике ел гына алдарак 1993-нче елны нәкъ шул Гәли авылының Түбән оч мәсҗидендә имаматчелек вазыйфасына керешкән идем. Өстәүенә соңрак 1995 елда «Гәли» мәдрәсәсенең мөдире һәм Похвистнево белән Камышлы имам-мөхтәсибе булып Сызранга хиҗрәт кылганчы хөзмәт итәргә Раббым насыйп  итте.

Гафу итәрсез мондый озын кереш сүзем өчен. Нихаять, 1995 елда Габдулла хәзрәтебез өлкәбезнең (бәлки шул вакытта бөтен Рәсәй күләмендә) иң яшь имам иде. Дини белем алган авылын, мәдрәсәсен һәм остазы Гәбделәхәт хәзрәтне бер кайчанда онытмый һәм гел яхшы итеп телгә ала, Аллаһыга шөкер. Менә нәкъ шул 1995-че елдан алып безнең аралар һәр вакыт тыгыз һәм якын. Ул һәр вакыт мәдрәсәбезгә ярдәм итеп тора иде: Камышлы авылларыннан гөшер җыу мы, мәтди ярдәм җыу мы, корбаннар чалып китерү ме булсын барысыда аның аркылы иде. Мөхтәсибәт җыелышына Камышлы районыннан бер зур күркәм төркем булып киләләр иде һәмдә бер вакытта буш кул килмиләр иде. Барчасыда әлбәттә Габдулла хәзрәтнең торышлыгы белән иде. Шул 90-чы «авыр еллар» дип илебездә телгә алынсаларда «Гәли» мәдрәсәсе өчен иң уңышлы еллар иде. Иң әүүәле 1992-94 елларда аның мөдире Гәбделәхәт хәзрәт Мингачёв иде. Ул мәдрәсәне аякка бастыру өчен бик зур тырышлык куеп бик күп шәкертләр укытып чыгарып дини хөзмәткә җибәрде. Менә шулар арасыннан безнең хөрмәтле Габдулла хәзрәттә! Соңында 1995-2000 елларда миңа шул атаклы мәдрәсәне җитәкләргә туры килде һәм дә, Аллаһыга шөкер шул арада 25 егетне һәм 15 кызны укытып дини хөзмәткә озаттык. Хәзерге вакытта аларныңң күбесе динебез Исламга җитди хөзмәтләрен куялар, Аллаһыга шөкер. Шул шәкертләрне әзерләүдә Габдулла хәзрәтнеңдә бик зур өлеше, Аллаһы Раббым кабул әйләсен.

Хөрмәтле Габдулла хәзрәт, Аллаһы Тәгалә тагын бик күп еллар динебезгә һәм милләтебезгә безгә бергәләшеп фикердәш булып хөзмәт итәргә насыйп итсен! Шул изге эшләреңдә гайләң һәр вакыт төрәк булып торсын!

Олуг хөрмәт һәм изге догалар белән Сызран шәһәренең Җәмигъ мәсҗиденең Баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъди әл-Гәли