Иске Ярмәк авылы мәсҗиде каршындагы мәдрәсә бинасында дәрес алучы балалар өчен «Хуш киләсең, изге Рамазан» дигән мәрасим үткәрелде.
Иң элек балаларның барысы да Коръәннән кыска сүрәләр укып чыктылар. Аннан апрельдә булачак «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дип аталган балалар һәм яшүсмерләр өчен үткәреләчәк бәйгенең сорауларына җаваплар бирделәр.
Кызлар һәм егетләр аерым төркемнәргә бүленеп, кроссвордлар да чиштеләр. Шулай ук бәйләнгән күзләре белән милли уен булган чүлмәк тә ваттылар, төрле хәрәкәтле уеннар да уйнап алдылар.
Ураза ае тәртипләре белән танышкач, балаларга иганәчебез Людмила апа Мөхәммәтҗанова тарафыннан әзерләнгән бүләкләр (төрле төче тәм-томнар, сувенирлар) һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Бәйрәм ахырында төшке аш белән сыйлангач, балалар бергәләшеп авыл мәсҗидендә икенде намазын укып, өйләренә таралыштылар.
Бу уңайдан төп иганәчебез Людмила апайга да, балаларның әти-әниләренә дә рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә. Дөньялар тыныч-имин булып, киләсе елларда да шундый чаралар үткәрергә насыйп булсын иде, дигән теләктә калабыз.
Зөһрә абыстай КӘРИМОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 725















Бик шатланам куанам зур ряхмят сезгя балалар шушы яштян ходаайга охшанып яшиляр.Озын гомер сезгя.