8 мартта Иске Ярмәк мәдәният йортында гүзәл затларыбыз өчен зур бәйрәм концерты булды.
Тамаша Т.Миннулинның «Әниләр һәм бәбиләр» исемле пьеса өзеге белән башланып китте.
Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен бәйрәмдә балаларның җыр-биюләре, үзешчән артистларыбызның моңлы җырлары яңгырады.
Концерт программасын Әлфия Рифкать кызы Баһаветдинова алып барды. Котлау сүзләре белән Ярмәк поселениясе башлыгы М.Н.Шәйхетдинов чыгыш ясады.
Бәйрәм концертында булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.
Иске Ярмәк мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Камышлы районы.
Просмотров: 425