Байтуганның егетләре
Тора иле сагында,
Бабайлардан оныкларда
Ага батыр каны да.
Байтуганның тауларында
Тәгәрәшеп үстеләр.
Егет чакта, заман чакта
Сугышларга киттеләр.
Озатып кала, каршы ала
Байтуган үзенең егетләрен.
Җиңү килер, ил алкышлар,
Җиңелмәс бөркетләрең.
Авыл һәрчак көткән балаларын,
Озаткан да алыс якларга.
Өзелеп көткән, кайтыр, диеп көткән
Нәсел җебен өзми сакларга.
Аяз күкләр яшәү көче бирә,
Авыл көтә яудан баласын.
Туган җиргә кайтып, хезмәт итеп,
Киләчәккә аның барасы.
Кайта батыр, әмма азга гына —
Авыр көрәш бара еракта.
Шаукымнары телә бәгырьләрне,
Бетмәс кайгылары йөрәктә.
Җиңү яулап кайтыр көннәр җитәр,
Күрешербез, дия, шул чакта.
Мин кайтырмын газиз Байтуганга —
Кендек каным тамган бу якка.
Бабам язмышларын кабатлыймын:
Ул сугышып узган бу җирдән.
Чал үткәне, бүген, киләчәге
Яшәр илнең Җиңү көнендә.
Барып күрмәсәм дә, читтән торып үзенә гашыйк иткән Байтуган авылы, аның тырыш, бердәм халкы һәм бүген ил азатлыгы өчен көрәшүче асыл егетләре хөрмәтенә, укытучыбыз Сәләй ага Вәгыйзов нигезен торгызып, Рәсәйгә билгеле музей төзи алган чагыштыргысыз шәхес Нурания ханымга тирән ихтирам йөзеннән
Р.Ш.ТАЛИПОВА.
Просмотров: 731
Раушания Шайнуровна Талипова — Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың укучысы. Казан шәһәрендә яши. Вагыйзов-Валитова укучылары дигән вацап төркемнең рухландыручысы, спикеры, үзәге. Чын милләтпәрвәр, чын патриот, чын укытучы. Вагыйзов-Вәлитова укучысы гына шулай булдыра ала. Һәр өлкәдән белемле, һәр яңалыктан хәбәрдар, искиткеч актив тормыш алып бара. Раушания Шайнуровнага һәм аны тапкан Нурания Минсәхиевнага чиксез рәхмәтебезне ирештерәбез.