Хөрмәтле Миләүшә туташ!
Без Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы булып, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Иҗат ялкыныгыз сүнмәсен-сүрелмәсен, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 1392
Миләүшә гөлкәем!
Сине чын күңелемнән Туган көнең белән котлыйм!
Сиңа нык сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-сөенечләр, эшеңдә иҗади уңышлар, хәерле озын гомерләр телим!
Барыр юлларың туры, такыр, якты булсын!
Аллаһы Тәгалә сине үзенең ярдәменнән ташламасын!
Сине яратып, хөрмәт итеп Нурзидә апаң.