Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы районы, Урта Исәнтимер авылы тарихына багышланган китап басылып чыкты.
1943 елның гыйнварына кадәр, Ульян өлкәсе оешканчы, Иске, Яңа һәм Урта Исәнтимер авыллары башта Самара губернасының Ставрополь өязенә, аннан Урта Идел краена, аннан Куйбышев өлкәсенә караган. Шуңа да ул авыллар тарихы безнең өчен дә кызыклы һәм якын.
Китапны басмага әзерләүче иҗади төркем үткән биш елны төрле чыганаклардан материаллар җыюга багышлаган. Төркемне Ульян өлкәсе авыл хуҗалыкларында, комсомол, партия органнарында хезмәт иткән абруйлы җитәкче Рөстәм ага Бохараев җитәкләгән. Нәкъ ул шушы идея белән чыккан да инде, Исәнтимер зыялыларын да бу эшкә ул җиккән, үзе дә җиң сызганып эшләгән. Авылның дүрт мәчете имамнары да зур тырышлык күрсәткәннәр.
Нәтиҗәдә, бу басмада авылның гомуми тарихы — мәдәни, дини тормышы, элеккеге заманнарда һәм совет чорында авыл хуҗалыгы торышы турында тәфсилләп язылган. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы чоры буенча тулы һәм кызыклы мәгълүмат бирелгән. Укучы игътибарына Пугачев фетнәсе, ачлык, урман кисү михнәтләре һәм күп башка вакыйгалар тәкъдим ителә. Китапның тарихи бүлегенә мин дә үз өлешемне керттем, чөнки Исәнтимер авылларына кагылышлы күп архив документлар Самарада саклана.
Китапта Урта Исәнтимер авылыннан Бөек Ватан сугышында, соңрак булган хәрби конфликтларда катнашкан һәм һәлак булган авылдашлар исемлекләре урын алган, кайберләренең сугышчан юллары да тасвирлана.
Әлбәттә, авылның бүгенге яшәешенә дә зур урын бирелгән, чөнки биредә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният сарае эшләп тора. Шуңа, күрше авыллар белән чагыштырганда, Урта Исәнтимер тормышы тулырак тасвирлана. Китапта җитмештән артык фотоиллюстрация дә урнаштырылган, укучылар биредә үзләренең ата-бабаларын, укытучыларын, мәктәп дусларын табачаклар.
Шамил ГАЛИМОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 499
Добавить комментарий