Урам бәйрәме денислеләрне берләштерде

d7dQnYOggaXrk3mFONm0l8_D1-BxjkCUsnE57DTNXywAVe_SvLO3spY8MZX4mBnK3gVeTf2YGY3PLz7j6Ub8MsQEИсәнмесез, авылдашлар!
Саумы, туган урамым!
Кайттым әле сиңа тагын,
Булгач эчәр суларым…

Дениснең мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре авылдашлары өчен онытылмаслык матур чара оештырды. Җәйнең бер гүзәл көнендә биредә «Яшь чакта салган эзләр буйлап» дип исемләнгән Әсхәт урамы бәйрәме узды. Чарага авылдашлар, урамдашлар, туганнар, якташлар кайтты. Бөтен кунаклар да безнең өчен якын һәм кадерле булды.

Бәйрәмебезнең хәерле үтүен һәм илебезгә тынычлык теләп, шулай ук бакыйлыкка күчкән авылдашларыбыз рухына багышлап, Рамил бабай Сабитов Коръән сүрәләре укып, дога кылып, чараны ачып җибәрде. Аннан соң котлау сүзе белән авыл советы хакимияте башлыгы Рәсим Сәйфулла улы Гаффаров чыгыш ясады. Бәйрәмне җыр-моңга күмеп, авыл мәдәният йортында эшләп килгән «Ак яулыклар» ансамбле матур тамаша кылды.

Урамның тарихы белән шушы урамда туып-үскән Фәүзия әби Хәлитова, Мөдәрис бабай Әбелхәеров, Рәмил бабай Сабитов  таныштырдылар.

Авылга газ керә башлагач, бөтен урамнарга да исемнәр бирелде. Тыкрык урамы белән Аргы як урамнары берләшеп, яңа урам биредә туып-үскән, Афган сугышында һәлак булган Әсхәт Саитбатталов исемен йөртә башлады.

Китапханәче Гүзәлия Марат кызы авылдашыбыз Әсхәт Рәфкать улы Сәетбатталовның биографиясен, аның хөрмәтенә бер урам аталуын, мәктәптә мемориаль такта ачылуын һәм музейда сугышчы почмагы булуы турында сөйләде. Әсхәт Рәфкать улының сыйныфташы, хезмәттәше Рәсим Вәсил улы Хәбибуллин үзенең дустын искә алып, укыган вакытлары, хәрби хезмәткә бергә алынып, анда үткән айлар турында сөйләде.

Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы дип игълан ителү сәбәпле, Бөек Ватан сугышында катнашкан, шушы урамда яшәгән бабайларны да искә алып үттек. Чарага СВОда катнашучыларның әти-әниләре һәм туганнары да чакырылды. Китапханәче тарафыннан «Герои СВО — защитники России» күргәзмәсе оештырылды.

Туган җиребезнең гүзәл, тылсымлы табигате, челтерәп аккан чишмәләре, алтын башаклы басу-кырлары белән дан тота авылыбыз. Әсхәт урамында төрле һөнәр ияләре яши. Районда гына түгел, өлкәбездә дә дан тоткан, илебез иминлеген ныгытуга, табыннарыбыз муллыгын баетуга армый-талмый өлеш кертүче, көнне-төнгә ялгап фидакәр хезмәт куючы нык ихтыярлы игенчеләр, механизаторлар, шоферлар һәм терлекчеләр яшәвен, бу урам укытучыларга да бай булуын алып баручы исемләп әйтеп үтте.

Бу елда юбилейларын каршылаучыларны котлап, музыкаль бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм кичәбез җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Әхәт Сәетбатталов туган авылы турында үзе язган шигырен укыды. Аның шигыренә Светлана Шәрипова музыка язган. Ир-атка гына хас булган моңлы тавышы белән Әхәтнең җырлавын күпләр беренче тапкыр ишеткәндер. Гармун күрекләрен тартып җырлаган Рәмилә апаның, Гөлкәй Әбелхәерованың, Әкълимә апай Йосыпованың, Зөмәрә апай Әбелхәерованың, апалы-сеңелле Рузалия һәм Гүзәлнең җырлары күңелләргә хуш килде, Гөлнур апай Морозованың шигыре озакка истә калыр.

Урамдашлар балачакка кайтып, килен булып төшкән чаклары, кызыклы хәтирәләре белән уртаклаштылар. Өлкәннәр һәм балалар өчен кызыклы уеннар оештырылды.

Кунакчыл халык учак яккан, казан аскан, самавырын кайнаткан иде. Бәйрәм өстәленә Гаффаров Айдар, Адигамова Фәридә бик тәмле итеп пылау пешерделәр. Бәйрәм Әсхәт урамында яшәүчеләр оештырган мул табынлы өстәл артында дәвам итте.

Җыр-моңга бай авылдашларыбыз белән очрашуда барлык борчу-мәшәкатьләрне онытып, бергә күңел ачып, яңа җырлар белән танышып, шулай ук элеккеләрен дә искә төшереп, рухи ял алдык.
Бер-беребез белән очрашып, туган авылыбызны, туган нигезебезне онытмыйча, бәхетле булып, мул тормышта, тыныч дөньяларда яшәсәк иде, дигән теләкләр белән таралдык.

Музыкаль һәм тәмле күчтәнәчләр белән кайткан кунакларга, чыгыш ясаган урамдашларга, гомумән, бәйрәмне үткәрүдә көче кергән һәммәсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, күңелле очрашулар-күрешүләр насыйп булсын.

52yJoJXAtsdbwrDZ1QZXY0NxwtrFEpyvEarg4WUX_jp982alnu_l-edhFxfz5az5AprrT75POp7YAz-Scz1y6WotcV9Ad3cO0dJ7gS1-YthRVj_uuNJ4Jt9st9Uc0K2xjmr902ixaAPYM4M4U69zCKyDt5Jza6frnYITL_ZEpFmvO_Gn d7dQnYOggaXrk3mFONm0l8_D1-BxjkCUsnE57DTNXywAVe_SvLO3spY8MZX4mBnK3gVeTf2YGY3PLz7j6Ub8MsQE efGLSHAtqtQFx2RWB4LTkUjQGqqDpbchNntxyBgMhvCKNSe9fFgcFJJaJ1oj9ZZifNufbQYJqItMeT5stxkxCvYM f3EpRx_ZT58HijkcRl17OTgJO5NTzvUAOo_dmlRPeJ7tItzCbzQpdDLoJZ8Xumnrp2Am2g5FrkcUMicuwRjY3MUR i9VQ3EcAYYmFk3Py5wys2iH9R8qPsje4_EGpS_achNGNAyCLGOs0SXhbeQiJH8aSAmSwGii6NEWIZHZ4XioWZPO9 jk13CJ6xZ32j2MhnkPzmH0V5RpdE5K7pURetNg5vhr8sKUphMuGFaJGt1mK3A1DulpJCgzVWdJnd7wqUFhh1thqD KmFQiruYYVzajGO_Jd3S9zvrKEYjQ4rKZDmPCk33Zv1t-D8AIi2sdPrZbeRun1yzeYyol9lDIxmnpdPX7PagMurB OLU1-TxSmeLuGkB1IvEJiLSe6NSDQNSK-_WkVr79ONIzNxvpG5NdJ7R_8g2ZXr0AofcGu1Evl2zxVwJN-uMZdtzR OO059uzohvMS0yBYLqFXXFIEdcvIo6MiCvnXE6HPfg5cG_DcO2IzW41ISwwxhMktu08JcORJ5sEM4EyTmXv9TX14 Oq5CB6t7n6q1XgHxUWChOzyrS4QXTt_c0LHZcnGWfhqxWRx3wzopWx2jAspt6oudhPYLTcTN6PuIuzj4_bl0g3fX PhOkQvWRHq1y0ISZR6MVQ3zh_LyfM93wz0al_fn5RNI4lNxcsJlK3_QoDeXdT6C5vKNn4qzmTGSxhNQWw0gsA3d7 qDMtZRgOlP-SsCb2A9xcSKscjmPEC7bH_Ci_S6oVZ6Gbr_n-FtcqneqBCKjYcWw0pSqewc9RSC35AV59Li0Vsi4d VuYmbQyr1NA-BX8x62fZpy1RrEFoK9SU8gM_UZqYrcwgt94L-ZFoyl_cgjz1Cll5kdchn2Jdj_l1FugC1-AMtEY3 wSH8BMM16Gx8BuGfLOO-VS5fRg1L4nNWgGjQLzhvq4xOgbMMqNh0s6Q7FVRKkZ5TeqSYYsQJxcMuSayqqHh7JBPQ yGcE5MjuvQcgGKSXvBtzJD4xkMOCzQ3oul9iWyxyPIaPY0gqkr_pSJbVoDJ-MhZZ5dnd_APfuqwHG3WsZ-zYIco2 YPF5qYj14InI24Khab5HV7HkWpuGQNyIZZsWthka7ToowR37H-t_fq3MWaWPOfiK-vE-0x39xBdbOrJek-yKKpFY YU5Bfs-HQ718lmxoEGqUJgLMAAKfCvPUP25iLUz2VNC9FIJnU3RsL7pA016l3bJHleqatZg_2IQcNs2f1-OkHNQl

Дениснең мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре. 

 

 

 

Просмотров: 541

Комментирование запрещено