Бер гасыр гомер бит ул!

cmaqp82C5-Iv5STlzVLm0xZHHhJlDeltMdRhgXq57zD8aCwWD3-vZMQQgLmQ3p5CVgDq78r6iRdpQhM-DVMoyCG8Мөнирә Шакир кызы Миначевага — 100 яшь

Бер гасыр гомер юлы үткән әбекәй бүген дә сәламәтлегенә зарланмый. Күзләре күзлексез дә күрә, колаклары ишетә, хәтере дә яхшы. Телевизордан Татарстан программаларын карый, “Бердәмлек“ газетасын алдырып укый, биш вакыт намазын башкара, бәйли, тегә, чәчкәләр үстерә… Кыскасы, бер дә тик торганы юк аның. Балаларын да тик тотмый.

Әбекәйнең тормыш-көнкүреше, озын гомерлелек сере хакында белү өчен Похвистнево районының Венера бистәсенә юл тоттык.

Йөз яшь тулган кешенең тормышка карашы, уйлары нинди икән, дип уйлый-уйлый, өй тупсасын атлаганда, Мөнирә әби каршыбызга чыгып килә иде. Исәнлек-саулык сорашып торган арада әби: “Әйдә, үтегез, кызым, тупсада сөйләшеп тормыйк инде”, — дип чакырды. Үзе дә таяклар ярдәмендә җәхәт кенә өйгә узды.

Менә без Мөнирә әбидә кунакта. Татар рухы, диндарлык сизелеп торган, без үскән чордагы кебек, зур мичле өйдә берүзе гомер кичерә ул. Бөтенләй берүзе, дип әйтеп булмый, ерак та түгел, Похвистнево шәһәрендә кызы Солтания, оныклары яши, Самарадан кызы Сания кайтып йөри, күршеләре кереп, хәл белешә, туганнары да еш киләләр. Шулай итеп, әбекәйнең чәйнеге бер дә суынмый икән. Балалары үзләренә чакырсалар да, әбинең гомер иткән йортын ташлап китәсе килми.

Мөнирә әби белән әңгәмә корып, аның 100 еллык гомер сукмагы буенча үткәнгә сәяхәт иттек. Әйе, гомер юлы түгел, нәкъ сукмак. Аны үткәндә төрлесе булган — сикәлтәсе дә, чытырманлыгы да, чәчәкле болыны да, шаулы диңгез кебеге дә, мәңге кипмәс сазлыгы сыман да.

Мәкаләне тулысынча газетабызның 9 август санында укый аласыз.

SwQxfcwIaMHXoFFItNZg3SlaukLWlAOH6Ko2HR-6nYLP0wyS-amXat_hjRA_U76QXtuyBsbmx4L2xvb1rtMhuFuHcmaqp82C5-Iv5STlzVLm0xZHHhJlDeltMdRhgXq57zD8aCwWD3-vZMQQgLmQ3p5CVgDq78r6iRdpQhM-DVMoyCG8

 Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 637

Один комментарий

  1. Ходай тәгалә исәннек саулык, таза тормыш насыйп итсен үзенә. Яшьләргә үрнәк булып яшәшен.