Августның беренче шимбәсендә мәктәпне моннан 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашты. Бу көнне инде олыгаеп баручы ир-атлар һәм хатын-кызлар, Похвистнево районының Яңа Мансур авылы мәктәбенең ишеген зур дулкынлану белән кабат ачып керделәр.
“Әлеге күрешүдән кичергән шатлык хисләрен сүз белән генә әйтеп, аңлатып бирерлек түгел”, – диләр алар.
Очрашуны оештырган Раил Фәткуллин да: “Бу хыялны күптән күңелемдә йөрткән идем инде. Әлхәмдүлилләһ, ниятем тормышка ашырылды, — дип зур сөенечен белдерә. — 1985 елда мәктәпне без 31 укучы – 12 кыз һәм 19 егет тәмамлаган идек. Кызганычка, шуларның дүртесе инде бакыйлыкка күчте. Безне укыткан укытучыларның да күбесе якты дөньяда юк инде. Аларның барысын да хөрмәт белән искә алдык. Хәзерге вакытта исән булган укытучыларыбыз — Хәбибулла абый һәм Земфирә апа Казаковлар, Шамил абый Гыйззәтуллин һәм Сәлимә апа Алтынбаева, очрашуга килеп, бәйрәмне уртаклаштылар. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырдык, ә туган мәктәбебезгә биредә эшләгән укытучылар, директорлар һәм чыгарылыш сыйныфларның рәсемнәре төшерелгән баннер бүләк иттек.
Очрашуга килгән 21 кеше мәктәп елларындагы хатирәләре белән уртаклашты. Балачагыбызга кайтып, уйнап-көлеп, җырлап-биеп йөргән елларны, пионер булган вакытларда учак ягып, аның тирәли күңелле итеп утырган чакларны исебезгә төшердек. Шулай, сый тулы өстәл тирәсендә рәхәтләнеп аралашып утырдык”, — дип уртаклашты Раил.
Төрлесе төрле җирләрдә яшәсәләр дә, бу көнне барысы да туган йортларына кайттылар.
Казанда яшәүче Рәмзия Гарифуллина: “Мин күрешүне шулкадәр шатлыклы булыр дип уйламаган да идем. Кичергән хис-тойгылар күңелемдә озак сакланачак”, — ди.
Әле мәктәптән чыккач та, сыйныфташлар өйләренә таралышмадылар. Табигать тә, бәйрәмне зурлап, аларга балкып торган кояшын бүләк итте. Ә кичен барысы бергә, яшь вакытларындагы кебек, авыл уртасындагы паркта ял иттеләр.
Әлеге очрашуны оештырганы өчен бөтенесе дә классташлары Раилгә чын күңелләреннән рәхмәт белдереп һәм киләсе очрашуларга өмет баглап таралыштылар.
Әкълимә СУБЕЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 499


