Татарский анимационный проект «Туган Батыр» одержал двойную победу на «Алтын минбар» / «Туган Батыр» анимацион проекты «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең төп призын яулады

snimok13_1Анимационный альманах «Туган Батыр» режиссера Натальи Ниловой стал обладателем главного приза XXI Казанского международного кинофестиваля мусульманского кино «Алтын минбар». Картина получила награду в номинации «Лучший фильм национального конкурса для детей».

Для проекта эта победа стала уже второй за лето – ранее «Туган Батыр» завоевал приз фестиваля «Каракуз фильм». Эксперты и зрители отметили универсальность сюжета, сочетающего элементы тюркского фольклора и современные ценности, художественное качество анимации, а также глубокую проработку национального колорита.

Мультфильм обращается к темам дружбы, мужества и любви к близким. Главный герой Туган противостоит злодеям и защищает родную деревню, а на пути встречает мифических существ, многие из которых становятся его союзниками.

Режиссер Наталья Нилова отметила, что команда вложила в проект душу, а зрительские эмоции и отклики стали главной наградой для создателей. Основатель и генеральный продюсер проекта Радик Абрахманов добавил, что победа в Казани – особая честь, ведь фильм создавался с любовью к национальному эпосу.

По его словам, авторы хотели показать детям, что обстоятельства рождают героев, а герои способны менять обстоятельства.

«Туган Батыр» задуман как мультимедийный проект, включающий анимационный сериал, серию книг и общественно-социальные инициативы. Его цель – сохранение и популяризация культурного наследия через современные форматы. В ближайшее время альманах будет представлен в телевизионном формате на ведущих телеканалах и цифровых платформах.

tatar-inform.ru

***

Режиссер Наталья Нилованың күптән түгел Россиядә прокатка чыккан «Туган Батыр» анимацион альманахы «Алтын мөнбәр» XXI халыкара Казан мөселман кинофестиваленең «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» номинациясендә югары бүләккә лаек булды.

Бу проектның быел җәен яулаган икенче зур җиңүе. Бу аның тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр арасындагы уңышын исбатлый. Проектның балалар өчен дә, зурлар өчен дә кызыклы дөньясы чын геройның ачык йөрәк белән эш итүче һәм һәрвакыт башкаларга ярдәм итәргә әзер булучы кеше икәнен күрсәтә. Тарих геройның авырлыкларны җиңеп чыгуы, үз өстенә җаваплылык алырга һәм чын батыр өчен лаеклы гамәлләр кылырга өйрәнүе турында сөйли.

Татар анимациясе яңа үрләр яулавын дәвам итә. Дәрәҗәле фестивальнең жюри составы гаилә белән карау өчен булдырылган «Туган Батыр» проектының милли колоритын, әкият сюжетының универсальлеген һәм югары сәнгати сыйфатын билгеләп үтте.

«Без бу проектны йөрәгебез аша үткәреп әзерләдек. Тамашачылар да безгә шундый ук ихласлык белән җавап бирә – безнең өчен аларның эмоцияләре бик кадерле», — ди режиссер Наталья Нилова.

Альманах дүрт новелладан тора. Әлеге новеллаларның һәрберсе – төгәлләнгән тарих. Фильм мәкерле явызларга каршы көрәшүче һәм туган авылын яклаучы яшь герой Туган турында сөйли. Ул юлында төрки фольклорның мифик җан ияләрен очрата. Аларның күбесе Туганның тугры дусларына әйләнә. Картина тамашачыны чынбарлык белән әкият бергә үрелеп барган дөньяга чумдыра. Фильмда күтәрелгән дуслык, батырлык һәм якыннарга карата ярату темалары төрле яшьтәге тамашачылар өчен якын.

«Безнең команда өчен бу җиңү – зур дәрәҗә һәм проектны әзерләгәндә күп тырышлык куйган күпсанлы кешеләрнең хезмәтен тану, — дип белдерде проектның нигез салучысы һәм генераль продюсеры Радик Абрахманов. — Проектыбыз әлеге югары бәягә нәкъ менә Казанда, татар мәдәнияте үзәгендә лаек булуы аеруча әһәмиятле. Без «Туган Батыр»ны бүгенге көн балаларына шартларның геройлар тудыруын, ә геройлар шартларны үзгәртергә сәләтле булуын аңлату өчен иҗат иттек».

Быел җәен мультфильм шулай ук «Каракуз» фестиваленең «Иң яхшы анимацион фильм» номинациясендә җиңүче булды. Бу аның тәнкыйтьчеләр арасында гына түгел, киң аудиториядә дә популярлыгын исбатлады.

Хәзерге вакытта проектны масштаблы релизга әзерләү эшләре алып барыла. «Туган Батыр»ның прокат тарихы әле башлана гына, әмма анимацион альманахны бүгеннән үк Россия кинотеатрларында күреп була. Тиздән мультфильм шулай ук алдынгы телеканалларда һәм цифрлы платформаларда да тәкъдим ителәчәк.

«Туган Батыр» — татар һәм төрки эпос мотивларына нигезләнгән мультимедияле проект. Ул анимацион сериал, китаплар сериясе һәм бай иҗтимагый-социаль эшчәнлекне үз эченә ала. «Туган Батыр» заманча форматлар ярдәмендә мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 844

Один комментарий

  1. Добрый день, коллеги. Спасибо за поздравление в адрес Туган Батыра.
    14 сентября 2015 в 12.30 в кинотеатре Художественный состоится премьерный показ. Добро пожаловать.
    Лилия, юрист проекта.
    Если есть вопросы, готова ответить
    89053107604