Татарстан китап нәшрияты сезнең игътибарыгызга яңа китап тәкъдим итә! Лилия Гыйбадуллинаның легендар татар “Әлифба”сы авторлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова тормышына багышланган.
«Әлиф ләм мим» әсәре – ул тарихи чыганакларга нигезләнгән документаль әсәр генә түгел, ә һәр укучының күңеленә үтеп керерлек, уйландырырлык, милли горурлык хисе уяттырырлык матур проза да. Авторның тел байлыгы, образлылыгы, хикәяләү осталыгы китапны укуны тагын да кызыклырак итә.
Әлеге искиткеч китапны ачып, татар “Әлифба”сының серле дөньясына сәяхәт итик, аның авторларының гыйбрәтле язмышлары белән танышыйк һәм үз тарихыбызны хөрмәтләп искә алыйк. Бу китап һәр татар йортында лаеклы урын алырга тиеш.
Татарстан китап нәшрияты.
Просмотров: 768




Лилия Гыйбалуллинаның «Әлиф лам мим» китабын каян алырга була?