Тормышта шундый кешеләр бар. Зурдан-зур файдалы эшләр башкаралар, игелекле гамәлләр кылалар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр, ә үзләре: “Мин менә нинди!” – дип күкрәк бәреп йөрмиләр, тыйнак кына яши бирәләр, артларыннан якты эз калдыралар…
Бу очракта мин Гали авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Похвистневода гомер итүче Мөҗәһит улы Мөдәррис әфәнде Латыйповны күздә тотып әйтәм.
Милләттәшебез белән аралашу миндә бик җылы хисләр калдырды. Кеше белән ихластан, рәхәтләнеп, бик ипле итеп сөйләшә торган, йомшак күңелле ир-ат икән ул. Үзе иманлы, Аллаһы Тәгаләне гел искә төшереп, Аңа шөкерана кылып тора.
Мөдәррис әфәнде — затлы, асыл нәселдән, дини тәрбия һәм төпле белем алган шәхес.
Аның әтисе Мөҗәһит, лаеклы ялга чыккач, Гали авылында мөәзин, мәчет рәисе, мәдрәсә мөдире булып хезмәт иткән.
- Әтиебез дөньяви һәм дини тормышны бертигез алып барды. Ул бик актив кеше иде. Авыл колхозында шофер, бригадир булды, аннары Похвистнево районының кулланучылар җәмгыятендә (райпо) хәзерләүче (заготовитель) булып эшләде.
Әниебез Бибинур да дини, укымышлы кеше иде. Аның әтисе – Габделгазиз бабам Маннанов тирән гыйлемле дин әһеле булган. Ул репрессия корбаннары исемлегендә, шушы каһәрле елларда үзен атып үтергәннәр.
Әни хуҗабикә иде, өй-йорт эшләрендә кайнады, гаилә учагын саклады. Әти көн-төн диярлек эштә булгач, безне, биш баланы, тәрбияләү дә күбрәк әниебез өстенә төште.
Белемле кеше буларак, ул туганнарыбызны да, тирә-як күршеләрне дә дингә җәлеп итеп яшәде, күпләрне намазга бастырды.
Безгә дә кечкенәдән ислам таләпләрен сеңдереп үстерде. Без, бертуганнар, гаиләләребез белән бергә нәкъ менә әниебез аркасында дин юлыннан атлыйбыз, гыйбадәтләр кылып гомер итәбез. Кызганыч ки, олы абыем белән энем якты дөньядан бик иртә китеп бардылар шул, — дип исенә төшерә иң газиз кешеләрен Мөдәррис абый.
- Әти-әниегезнең нинди сыйфатларын сагынып искә аласыз, алар сезгә нинди үрнәк күрсәтеп калдырдылар?
- Икесенең дә сагынырлык, үрнәк алырлык сыйфатлары күп. Әти бик тә тырыш, эшчән кеше иде. Әлхәмдүлилләһ, җитешлектә үстек, бернәрсәгә дә кытлык кичермәдек без.
Йомшак күңелле әтиебезнең бер сыйфаты исә аеруча сокланырлык. Ул башкаларга карата шулкадәр ярдәмчел, кеше хәленә керүчән иде, исләрең китәр! Кемнең нинди проблемасы, үтенече бар, чын күңеленнән аны хәл итәргә, ярдәм кулын сузарга тырышты.
Кайберәүләр, дөнья малына кызыгып, кеше башын таптап узарга да, хәтта туганлык җепләрен өзәргә дә мөмкиннәр. Безнең әти-әнидә бу нәрсә булмады. Нәселебез туган җанлы, бик тату безнең. Бер-беребезне ташламыйбыз, хәл белешеп, ярдәмләшеп яшибез, Аллаһыга шөкер.
Үзләре бик юмарт кешеләр буларак, әти-әниебез бездә дә шушы сыйфатны тәрбияләп үстерделәр. Алар безгә: “Акча эшләдегез икән, жәлләмәгез, малларыгыздан зәкәт чыгарыгыз, сәдакалар өләшегез”, — дип гел әйтеп килделәр. Һәм яши торган саен бу сүзләрнең хак булуын аңлый барасың.
Динебездә безгә зәкәт фарыз ителгән, ягъни мөэминнәр өчен билгеле бер бурыч буларак йөкләнелгән бит. Шуңа күрә аны түләгәч, өстеңнән бер йөк төшкәндәй, күңел җиңеләеп китә, җанга рәхәтлек иңә. Раббыбыз киләчәктә дә ислам таләпләрен төгәл үтәп яшәргә насыйп итсен.
Балачактан эшкә батыр булып, тормыш көтәргә өйрәнеп үстек. Бу да — әти-әниебезнең тәрбиясе.
Хуҗалык эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм иттек. Һәм мин моңа бик шатмын, чөнки хезмәттә чыныгып, эшне сөяргә өйрәнеп үскән балалар тормышта югалмыйлар, үз юлларын табалар, уңышларга ирешәләр.
“Оясында ни күрсә – очканында шул булыр”, — ди бит татар халкы. Гомумән, әти-әни безне үз үрнәкләрендә тәрбияләделәр, бездәге күркәм сыйфатларның, гамәлләрнең барысы да алардан күчкән. Һәм без, үзләренә бик рәхмәтле булып, рухларына догалар кылып яшибез.
Әти-әнисенең үгет-нәсыйхәтләрен күңеленә сеңдереп үскән һәм аларны гомере буе үтәп яшәүче Мөдәррис әфәнде Латыйпов актив рәвештә хәйриячелек белән шөгыльләнә. Мәчетләргә, мәдрәсәләргә, төрле милли чараларга хәләл малыннан өлеш чыгара ул.
“Мөдәррис – бигрәк тә ярдәмчел кеше инде. Авылда төрле бәйрәмнәр үткәргәндә дә, башкасына да еш кына аңа мөрәҗәгать итәбез. Һәм ул беркайчан да кире борып җибәрмәс, һәрвакыт ачык йөз күрсәтеп, хәленнән килгәнчә булышыр. Авылыбыз мәчетләренә дә, бигрәк тә мәдрәсәбезгә аның ярдәме тия.
Пәйгамбәребез с.г.в.нең: “Нәсел-нәсәбегезне белегез, кан кардәшләрегез белән йөрешегез”, — дигән нәсыйхәтен үтәп яшиләр алар. Туганнары белән шулхәтле дуслар. Авыл халкы да: “Нәселләре бигрәк туган җанлы инде”, — дип соклана үзләренә.
Авылыбызны үстереп, аның данын таратуга үз өлешен кертеп яшәүче Мөдәррис әфәндегә без бик рәхмәтлебез. Аның кебек ир-атлар – алтын бөртеге ул”, — дип фикере белән уртаклашты язмам героеның авылдашы, Гали авылының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кәүсәрия Шәйхетдинова.
Сату өлкәсендә эшләгән әтиләре үрнәгендә Мөдәррис абый да, аның бертуганнары да шушы тармакны сайлап алганнар.
Ул үзе Балашов шәһәрендә мамык-мех техникумын тәмамлаган һәм Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында склад мөдире булып эшләгән.
Ә инде соңрак, Похвистнево шәһәренә күчеп, анда район кулланучылар җәмгыятенә урнашкан һәм яшь милләттәшебезне биредә яңа гына төзелгән колбаса ясау цехының мөдире итеп билгеләгәннәр.
- Әле Әсәкәйдә яшәгән чакларда бервакыт хатыным белән Похвистневога туганнарыбызга кунакка барабыз. Һәм монда төзелеп килгән цехны күреп: “Рузалия, менә безнең өчен салалар”, — дип шаярган идем. Фәрештәләрнең “амин” дигән вакытына туры килгән, күрәсең. Чыннан да, ачылган көненнән бирле шушы цехта эшләргә насыйп булды. Бу хезмәтем буенча махсус курсларда белем дә алдым.
Аннан бит инде авыр 90нчы еллар килеп җитте, кулланучылар җәмгыятьләре дә ябыла башлады. Һәм без хатынымның бертуган абыйсы Равил Мостафин белән райпо җирләрен сатып алдык та үзебезнең хәләл колбаса җитештерү цехын ачып җибәрдек. Шулай, 1998 елда “Дуслык” дип аталган предприятиебез барлыкка килде һәм бүгенге көнгә кадәр ике гаилә биредә хезмәт итәбез.
Шунысы куанычлы ки, без кредитка кермәдек, барысын да үз көчебез белән булдырдык, булган малларыбызны җыеп, аларны җитештерү эшенә керттек, автоматлаштырылган чит ил җиһазларын сатып алдык. Кирәкле бөтен нәрсәләребез дә бар.
Шушы хезмәтебезне башлап җибәргәч, Аллаһыга шөкер, туганнарыбыз белән бергәләп беренче мәртәбә хаҗ кылырга да насыйп булды, — дип исенә төшерә Мөдәррис Латыйпов.
- Ә бит туганнар белән бергә эшләве авыр, дигәннәрен ишеткәнем бар.
- Менә без ике гаилә хәзер ничәмә еллар бергә хезмәт куябыз инде. Рәхәтләнеп эшлибез, бер-беребезгә кырын караш ташлаганыбыз, яман сүз әйткәнебез, акча бүлешкәнебез, бәхәскә кергәнебез юк.
Бервакыт миннән бер урыс кешесе: “Инде күп еллар бергәләп эшмәкәрлек белән шөгыльләнәсез, һәм сездә үзара бернинди дә ызгыш-талаш юк. Ничек шулай килеп чыга соң ул?!” – дип исләре китеп сораган иде. Ә мин аңа шунда ук дөресен ярып салдым: “Без – ислам таләпләрен үтәп яшәүче мөселманнар. Ә безнең диндә туганнар белән талашу – зур гөнаһ ул. Пәйгамбәребез с.г.в. дә: “Туганлык җепләрен өзгән кеше җәннәткә кермәс”, — дигән”.
Туган җанлылыкның, ярдәмләшеп яшәүнең әҗер-саваплары күп аның. Якыннарын туган итмәгән кешенең тормышының бәрәкәте, рәхәте кими. Дөнья малы — кешене талаштыра, сугыштыра торган нәрсә. Безнең максат акча артыннан куу түгел, ә гаиләләребезне, балаларыбызны тәэмин итеп, башкаларга ярдәм күрсәтеп, хәйрия эшләрендә катнашып яшәү.
- Җитәкче булуы авырмы?
- Җиңел, дип әйтеп булмый. Хезмәткәрләребез алдында да, безнең продукцияне сатып алучылар алдында да, эшебезнең сыйфаты өчен дә зур җаваплылык тотабыз.
Без бит хәләл продукция җитештерәбез, шуңа күрә, әлбәттә, барысы да дөрес итеп, тиешле таләпләргә туры китерелеп ясалырга тиеш. Бу яктан инде без бөтенесен дә яхшылап тикшереп, җитди контроль алып барабыз. Безнең ризыкларны сатып алучылар хезмәтебезнең нәтиҗәләре белән канәгать калсыннар өчен зур тырышлык куябыз.
Шулай ук һәр эшчебез өчен уйларга, кайгыртырга, шәхси проблемаларында да хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә кирәк.
- Сез йомшак яисә таләпчән җитәкчеме?
- Йомшаклык та кирәк, таләпчәнлек күрсәтмичә дә булмый, билгеле. Әмма син хезмәткәрләрең белән дөрес мөнәсәбәтләр булдырырга тиеш. Өсләренә акырырга түгел, тыныч тавыш белән аңлатырга, җиткерергә кирәк. Алар синнән курыкмасыннар, ә хөрмәт белән карасыннар. Үзеңне ничек күрсәтәсең, кул астыңдагы кешеләр сиңа шушындый ук мөгамәләдә булачаклар.
Шундый мохит тудыру мөһим ки, үзеңә дә, хезмәткәрләреңә дә хезмәт куярга җиңел, эшкә теләп, шатланып килергә булсын.
Аннан соң, җитештергән малларыбыз гына хәләл булырга тиеш түгел бит. Биш вакыт намазыңны укып, сәҗдәдән башыңны күтәрәсең дә, эшчеләреңә акырып-бакырып йөрисең икән, бу инде дини кешегә бер дә килешми торган хәл. Аллаһым сакласын, аларга тавышлансаң, үпкәләтсәң, рәнҗетсәң, без үзләрен кыерсыткан булып чыгабыз. Бу очракта укыган намазларың да, кылган гамәлләрең дә дөрес түгел, һәм алар Раббыбыз тарафыннан кабул ителмәячәк, димәк.
Бер-берең белән аңлашып эшләгәндә Аллаһы Тәгалә юлын да күрсәтә, барысын да җайлый, җиңеллек тә бирә.
- Тәмле колбасалар җитештергән өчен кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетәсезме?
- Аллаһыга шөкер, беркайчан да яман сүз ишеткәнебез юк. Рәхмәт, мактыйлар. Бу – безнең өчен зур шатлык, димәк, юкка гына тырышып хезмәт итмибез. Халык күңелен яулап алу җиңел нәрсә түгел бит ул. Эшебезнең уңай нәтиҗәләрен күрү сөенеч хисләре уята.
Әлхәмдүлилләһ, даныбыз таралды, хәзер “Дуслык”ны бөтен Россия буенча беләләр. Продукциябез илебезнең төрледән-төрле шәһәрләрендә сатыла.
- Эшкуарлык белән шөгыльләнеп китәр өчен нинди сыйфатлар таләп ителә?
- Иң беренче чиратта, намуслы булу кирәк. Һәм бу — эшне башлап җибәргәндә генә түгел, ә даими рәвештә булырга тиешле сыйфат. Беркайчан да, беркемне дә алдарга ярамый, ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру мөһим. Сүз бирдең, вәгъдә иттең икән, син аны башкарырга тиешсең.
Кешене үпкәләтмәскә. “Таш белән атсалар – аш белән ат”, — ди бит татар халык мәкале. Мин башкаларны рәнҗетүдән куркам. Шуңа күрә үзеңә карата күрсәтелгән начар мөнәсәбәткә дә яхшылык белән җавап бирергә кирәк, дип саныйм.
Без шуларның барысын да үтәп эш итәбез, шуңа күрә тауар белән тәэмин итүчеләр дә (поставщики), сатып алучылар да безнең белән курыкмыйча, ышанып эшлиләр.
Эшкуарлык белән шөгыльләнеп китәр өчен кирәкле сыйфатлардан тагын тырышлыкны, эш сөючәнлекне, үҗәтлекне атар идем.
- Мөдәррис әфәнде, гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде. Хатыныгыз белән ничә ел бергә гомер итәсез? Аның нинди сыйфатларына сокланып яшисез?
- Хәләл җефетем Рузалия белән 40 ел бергә без. Ул дини нәселдән. Бабасы Гали авылы мәчетендә имам булып хезмәт иткән. Әнисе, яшьли тол калып, өч баласын берүзе үстергән һәм, әйтергә кирәк, үзләренә лаеклы тәрбия биргән.
Рузалия — бик тыйнак хатын. Үзен алтынга күмсәң дә, масаймас ул. Кешеләргә карата миһербанлы. Мин һәрвакыт диярлек эштә булгач, балаларыбызны да күбрәк хәләл җефетем тәрбияләде. Кечкенәдән үзләренә динебез таләпләрен өйрәтте. Хатынымнан бик уңдым, шатланып туя алмыйм. Үзенә барысы өчен дә рәхмәтлемен.
- Егет чактагы мәхәббәт бүгенге мәхәббәттән аерыламы?
- Яшь вакытта бит әле хыялыйлык, романтика кебек сыйфатлар хөкем сөрә. Ә инде еллар уза торган саен җитдиләнә барасың, тормышка башкача карый башлыйсың. Хатының иң якын кешеңә әйләнә, аңа карата хөрмәт тагын да арта, балаларыңның әнисе буларак, үзенә рәхмәт хисләрең көчәя. Бер-береңнән башка яши алмаганны аңлыйсың. Хатыным – миңа һәрьяклап терәк. Киңәшеп яшибез, бергә эшлибез, бергә гамәлләр кылабыз. Ул булмаса, бер канатың юк, дигән сүз. Олыгая барган саен мәхәббәт тагын да тәмләнә, дип әйтәсем килә.
- Балаларыгызда нинди сыйфатлар тәрбияләргә тырыштыгыз?
- Кечкенәдән динебез таләпләрен сеңдереп үстердек. Аллаһыга шөкер, кызыбыз Гүзәлия дә, улыбыз Рәис тә әле мәктәптә укыганда намазга бастылар һәм хәзер дә дин юлыннан баралар. Киявебез Равил, киленебез Динә дә гыйбадәт кылучылар исемлегендә.
Тәкәбберләнмәгез, кешедән көлмәгез, беркемне дә үпкәләтмәгез, тыйнак, ярдәмчел, киң күңелле булыгыз, дип әйтеп килдек. Эш сөяргә өйрәттек. Динебез кушканча, һөнәрле иттек. “Әгәр син балаңа һөнәр бирмәсәң, шушы балаңның баласы теләнче булырга мөмкин”, — дигән тирән мәгънәле мәкаль бар бит. Эшлиләр, үз көннәрен үзләре күрәләр. Әлхәмдүлилләһ, тәртипле булып үстеләр, битебезгә кызыллык китермәделәр алар.
- Хаҗ да кылгансыз. Изге җирләрдә нинди хисләр кичердегез, нинди теләкләр теләдегез?
- Аннан җиңеләеп кайтасың. Йөрәк тулы шатлык, бәхет. Тагын барасы килә. Иң беренче, Аллаһыдан гөнаһларыбызны ярлыкавын сорадым. Гаиләмә, балаларыма, туганнарыма, якын кешеләремә, гомумән, мөселманнарга исәнлек, бәхет, бәла-казалардан саклавын, җәннәтләргә керергә насыйп итүен, илләребезгә тынычлык сорадым.
- Сезнеңчә, бүгенге көндә татарлар дингә тартыламы?
- Зур шәһәрләрдәге мәчетләрдә Азия халыклары күбрәк инде ул. Ә менә кечкенә шәһәрләрдә, авылларда күп татарларны күрергә була. Шунысы игътибарга лаек – хәзер яшьләребез дингә тартыла.
Элек бит күпләр: “Пенсиягә чыккач, намаз укый башлыйм”, — дип әйтәләр иде. Ә пенсиягә кадәр яши аласыңмы соң әле?! Бүген җомгаларда яшьләрне күрәсең дә, күңел җылынып китә. Бу инде – бик тә шатлыклы күренеш.
- “Бәхет” төшенчәсен ничек аңлатыр идегез?
- Бәхет – ул Аллаһы Тәгалә биргәнгә канәгать булып яшәү. Әллә нинди байлыкларга, вазыйфаларга кызыгырга түгел, ни барына шөкерана кылып гомер итәргә кирәк, минемчә.
Эшебез бар, хатыным, балаларым, туганнарым исән-саулар. Дүрт оныгыбызга куанып бетә алмыйбыз. Үз аякларыбызда мәчетләргә гамәл кылырга йөрибез. Иртән уянып, күзне ачкач та, шуларның барысы өчен дә Раббыбызга рәхмәтләр укыйм мин.
Артыбыздан дога кылучы, иманлы балалар калдырабыз. Шуңардан да зур шатлык бармы соң?!
Мин – бик бәхетле кеше, Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт.
- Бәхетегез кимемәсен, Мөдәррис абый. Игелекле гомер юлыгызда Раббыбыз сезне Үз ярдәменнән ташламасын.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 2 (47), 2025 ел.
Просмотров: 956



Сөбханаллаһ! Әлхәмдүлилләһ! Аллаһү әкбәр! Бик матур һәм бик мәгънәле әнгамә! Әтисе Мөҗаһит абый белән әнисе Бибинур апа бмк кунакчыл иделәр. Аларның хөрмәтен һәм сыйлаун кем генә күрмәде. Рәсәебезнең затлы галимнәре һәм имам мөфтиләр кем генә аларда кунак булмады. Аларның шәхси үрнәгендә һәм шул хөрмәтле кунакларның догасын алган балалар. Мөдәррис абыйга мең рахмәтләребез, Мөҗаһит абый белән Бибинур апага һәм гәзиз уллары Рәсих абыйга изге догаларыбызны юллыйбыз.