Еллар үтә, чәчләр агара, дип
Борчылмасын әле күңелләр.
Бу ак дөнья — бары фани дөнья,
Беребез дә мәңге түгелләр.
Тик шулай да безгә борчылырга
Тумаган бит әле сәбәпләр.
Гомерләрең алда әле, диеп
Текелдиләр кебек сәгатьләр.
Шашып типсен бу тынгысыз йөрәк:
Әле бар - дип — безнең кирәкләр.
Яшиселәр бар бит әле, дигән
Кабул булса иде теләкләр.
Яшиселәр булып торсын әле,
Шатлык, куанычлы гомерләр.
Гомер көзем җитте инде, диеп
Боекмасын бары күңелләр.
Мәшәкатьле булса да тормышлар,
Яшәүләре рәхәт түгелме?
Фани булган бу ак дөнья безнең
Ымсындырып тора күңелне.
Яшик әле, яшик куанышып
Шундый матур, рәхәт заманда.
Илләр тыныч булсын иде бары,
Якыннарың булсын яныңда.
Бер Ходайга рәхмәт әйтеп яшик,
Зарланмыйча биргән язмышка.
Игелекләр кылып кына яшик,
Гашыйк булып яшик тормышка.
Гөлсинур ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 458


