Иманлы һәм төпле ир-ат ул!

1 (4)Язмам герое – 47 яшьлек Раил Нурулла улы Гарифуллин белән әңгәмә корганнан соң, аның исеменең мәгънәсе нинди икән, дип кызыксынып, сүзлекне ачып карадым. Сөбханаллаһ, исеме җисеменә туры килә булып чыкты бит! Раил “нигез салучы”, “төпле кеше” мәгънәләрен йөртә.

Милләттәшебез белән аралашканнан соң, аның, чыннан да, җитди, төпле, булдыклы, эшлекле ир-ат булуын аңладым. Өстәвенә, ул чын күңеленнән ислам кануннарын үтәп яши, биш вакыт намаз укый, ураза тота. Дини китаплар да бик күп укый. Төптән уйлап, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрен китереп сөйләшә. 

Раил әфәнде Чаллы Баш авылында туып-үскән. Мәктәптән соң Кинель-Черкассыда механик-технологик техникумына укырга кергән. Ә икенче курстан аны армия сафларына алганнар.

“Хезмәтемне тутырып кайткач, булачак хатыным белән таныштым. Бераз очрашып йөргәч, өйләнештек. Гаилә мәшәкатьләре башланды, тормыш көтәргә, акча табарга кирәк иде, шуңа күрә укуымны тәмамлый алмыйча калдым, эшкә урнаштым. 

Башта сату белән шөгыльләндем. Заманча әйтсәк, менеджер идем. Соңрак өч ел бер реклама компаниясендә хезмәт иттем.

Реклама эше кызыклы, миңа бик ошады. Шуңа күрә уйланып-уйланып йөрдем дә, тәвәккәлләп, шушы юнәлештә үз фирмамны ачарга булдым. Һәм инде менә бишенче ел уңышлы гына эшләп киләбез, Аллаһыга шөкер.

Күбрәк тышкы реклама һәм интерьер рекламасы белән шөгыльләнәбез. Кибетләр, матурлык салоннары, сәүдә йортлары өчен алтакталар (вывеска) ясыйбыз. Вак-төяк эшләрдән инде визиткалар, календарьлар һәм башка шундый кирәк-яракларны җитештерәбез.

Реклама алтакталары буенча без тулысынча бөтен эшне, башыннан алып ахырына кадәр, башкарабыз. Ягъни башта үлчәм алабыз, аннан дизайн ясыйбыз, алтакталарны җитештерәбез һәм аларны тиешле җиргә урнаштырып та куябыз. Шуңа күрә шәхси предприятиемне “От А до Я” дип атадым да.

Без шулай ук мөселман календарьларын да ясыйбыз. Тарихи мәчетнең 130 еллык юбилеена дивар һәм кайтарып ачмалы (перекидной) календарьлар, баннерлар, бүләк пакетлары әзерләдек. Җәмигъ мәчетендә сатыла торган календарьлар да – безнең эш”, — дип сөйли Раил Гарифуллин.

Милләттәшебезнең кул астында фрезерчы (фрезеровщик), хәреф җыючы, бастыручы (печатник), дизайнчы, монтаж осталары эшли. Ул хезмәткәрләренә йөкләмәләр биреп кенә утырмый, үзе дә рәхәтләнеп кайбер эшләрдә катнаша – үлчәмнәр алырга да барып кайта, монтаж ясарга да чыгып китә.

- Җитәкче хезмәте җиңелләрдән түгелдер? – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

- Әйе, эшчеләр алдында да, заказ бирүчеләр алдында да, хезмәтнең сыйфаты өчен дә җитәкче өстендә зур җаваплылык ята.  

Шулай ук хезмәткәрләремә шәхси проблемаларында да ярдәм кулын сузарга тырышам, чөнки аларны эшче итеп кенә кабул итмим мин, ә, иң беренче чиратта, үзләренә кеше буларак карыйм. Бер гаиләдәй бит инде без. Шуңа күрә алар белән дөрес, ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру кирәк. Бер-берең белән аңлашып, кешелеклелек күрсәтеп эшләгәндә Аллаһы Тәгалә Үз ярдәмен бирә.

- Эшегезнең төп принциплары нинди?

- Әлбәттә инде, югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү. Шулай ук безнең өчен клиентларны кайгырту бик мөһим урын алып тора. Әйтик, заказ бирүченең кыйммәтле алтакта ясатырга акчасы җитми, ди. Без, аның матди мөмкинлекләренә туры китереп, арзанрак материаллар кулланабыз. Әмма, моңа карамастан, җитештерү сыйфаты бер генә дә кимеми.

Безгә мөрәҗәгать итүчеләр хезмәтебезнең нәтиҗәләре белән канәгать калсыннар өчен зур тырышлык куеп эшлибез.

- Хәйрия эшләрендә катнашасызмы?

- Әйе, хәлемнән килгәнчә хәләл малымнан өлеш чыгарырга тырышам. Мәчетләргә дә ярдәм кулын сузганым бар.

Жәлләмәскә кирәк. Аллаһы Тәгалә: «…Җәннәт сакчысы, Оҗмах ишеген ач. Әүвәл юмартлар Җәннәткә керсеннәр…”, — дигән бит. 

Күбрәк биргән саен Раббыбыз сиңа арттырып кайтара. Юмарт булып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәсәк иде.

3

- Үз эшеңне ачу җиңел түгел бит. Моның өчен нинди сыйфатлар булуы мөһим?

- Иң беренче чиратта, көчле теләк булырга тиеш. Курыкмаска, тәвәккәллек итәргә, гаиләң, балаларың яхшы тормышта яшәсеннәр өчен максатыңа ирешкәнче тырышырга, иренмәскә, эш сөяргә кирәк.

 - Әти-әниегезнең нинди үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып яшисез?

- Ата-анама үз гомеремә сокланам мин. Кызганыч ки, әтием Нурулла якты дөньяда юк инде. Әнием Асия, әлхәмдүлилләһ, исән-сау, 78 яшен тутырды, Чаллы Баш авылында яши. Намазын, уразасын калдырмый.

Әтием Хөсәен авылыннан, ул шофер иде. Әнием Ульян ягыннан, хисапчы булып эшләде.

Әти абыем Наил белән мине кечкенә чагыбызда гел үзе белән мәчеткә, туганнарыбыз җирләнгән зиратка алып бара иде. Ул эчмәде, тартмады, безгә дә бу гадәтләрнең никадәр начар, гөнаһ булып аңлатып килде. Аның бу нәсыйхәтен үтәп яшибез — тәмәке, аракыдан ерак торабыз.

Әтиебез бик сабыр, мәрхәмәтле иде. Әниебез гаделлекне, дөреслекне ярата, башкаларга карата кайгыртучан, ярдәмчел.

Үзләрендә булган күркәм сыйфатларны бездә дә тәрбияләргә тырыштылар алар. Милләтенә, диненә карамастан, кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Якыннар белән күрешеп, аралашып гомер итәргә кирәклеген төшендерделәр. Әлхәмдүлилләһ, без шулай яшибез дә. Әтиебез җирләнгән Хөсәен авылы зиратына баргач та, туган-тумачаларга кермичә калмыйбыз. Мин анда Гаетләргә дә еш кайтам.

Әти-әниебезгә барысы өчен дә бик рәхмәтлебез.

- Тормышта кемнәрдән үрнәк аласыз?

- Иң беренче чиратта, миңа әти-әнием үрнәк булды.

Дингә килгәч, бөтен кешелек өчен иң камил үрнәк – ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, дип әйтә алам. Аллаһы Тәгалә Коръән Китабында, җирдәге һәм ахыйрәттәге тормыш бәхетле булсын өчен, барлык кешеләргә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә иярергә куша.

“Тәхкыйк, Аллаһы Рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһыдан савапны һәм ахыйрәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә, Аллаһыны күп зекер итүче мөэминнәр өчен”, — диелә “Әхзаб” сүрәсендә. Гомумән, ислам тормышның төрле тармакларында безгә дөрес юл күрсәтә. Хатыныңа нинди мөнәсәбәттә булу, балаларны ничек тәрбияләү, башка кешеләр белән үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен һәм башка бик күп нәрсәләрне төшендерә. Динебез — бетмәс-төкәнмәс гыйлем чыганагы ул. Дини китаплар укыган саен яңа белем алам, рухи байлыгымны үстерәм, холкымны тәрбиялим.

- Ә дингә ничек килдегез?

- Әйткәнемчә, әти-әниебез  күңелебезгә дини орлыклар салып үстерергә тырыштылар.

Утыз яшемдә, Аллаһы Тәгалә тәүфыйк-һидәят биреп, намазга бастым, исламга ныклап кереп киттем.

“Яктылык” мәктәбендә Җәмигъ мәчетенең имамы Ильяс хәзрәт Гыйрфанов алып барган дини дәресләрдә белем алдым. Сөбханаллаһ, Коръән укырга өйрәндем. Раббыбыз насыйп итсә, хаҗ кылу ниятем бар.

- Дин юлына баскач, биш вакыт намаз укый башлагач, үзегездә, тормышыгызда нинди үзгәрешләр барлыкка килде?

- Күпләрдән: “Гыйбадәт кыла башлагач, Раббым миңа  һәр адымымда булыша”, — дигән сүзләрне ишетергә туры килә иде. Бу, чыннан да, шулай икән! Аллаһы Тәгаләнең яклавын-саклавын, ярдәмен тоеп яшим.

Намаз кешене  җан, тән, күңел пакьлегенә, тәртипкә өйрәтә, җаваплылык хисен тәрбияли.     

Намаз укыгач, рәхәтләнеп китәм, өстеңнән бурычлар төшкән шикелле, җиңеллек килә.

Без бу дөньяда кунаклар гына бит, мәңгелеккә китәсебез бар. Тормышта мал куарга гына түгел, ахыйрәт турында да уйларга, аңа әзерләнергә кирәк – дин кушканча яшәргә, игелекләр кылырга, намаз укырга, күркәм холыклы булырга. Күбрәк рухи байлык җыярга. Теге дөньяда барысы өчен дә җавап бирәчәкбез. Кеше теләсә кайсы вакытта китеп барырга мөмкин. Ә ул намазга басып өлгергәнме? Изгелекләр кылып өлгергәнме?    

Бакыйлыкка буш кул белән китүчеләр арасында булмасак иде. Аллаһы шундыйларның сүзләрен әйтә: “Үлем фәрештәсе килеп ябышкач, ул кеше әйтер: “Әй, Раббым, мине кире кайтарсаң иде, нинди изгелекләрне калдырган булсам, бөтенесен дә кылыр идем”.

Дин кешене ихласлылыкка өйрәтә. Ниятләребез, гамәлләребез ихлас булырга тиеш. Һәм мәчет эчендә генә түгел, аннан чыккач та ихлас булып калырга кирәк.

Аллаһы йортына күбрәк милләттәшләребез йөрсен иде, намазга бассыннар иде, дигән теләктә мин. Мәрхәмәтле, намуслы, гадел, тәртипле, җаваплы булып, кешеләрне ихтирамлап гомер итсәк, ике дөньяда да бәхетлеләр исемлегенә керербез, инша Аллаһ.

- Татар-мөселман чараларында катнашасызмы?

- Әйе, бик теләп. Кызым укыган “Яктылык” мәктәбендә, Җәмигъ мәчетендә өмәләр оештыралар. Милләттәшләр, диндәшләр белән бергә уртак эштә катнашуы шундый рәхәт, күңелле! Мөселман форумнарын да калдырмаска тырышам. Шушындый чараларга күбрәк татарлар килсен иде, дип телим.

- Раил әфәнде, гаиләгез турында да әйтеп үтсәгез иде.

- Хәләл җефетем Руфия белән 26 ел бергә гомер итәбез. Ике кыз тәрбиялибез. Әминәбез университетта, тарихи факультетта белем ала. Ә кечкенәбез Әмирә “Яктылык” мәктәбендә укый, быел өченче сыйныфка күчте.

2 (2)

- Хатыныгызның нинди сыйфатларына кызыгып өйләндегез?

- Яшь чакта, беренче чиратта, чибәрлеккә кызыгасың бит инде (елмая). Аллаһыга шөкер, тышкы гүзәллеге дә бар, эчке дөньясы да матур аның. Акыллы, уңган, гаилә учагын саклаучы ул.

- Бәхәсләшкәндә кем беренче булып юл бирә?

- Йомшак күңелле хатын-кызга мин күбрәк юл бирергә тырышам.

- Арагызда көнләшү хисләре туамы?

- Яраткач, көнләшкәлисең инде ул. Ә болай, моңа сәбәп биргәнебез юк.

- Кызларны тәрбияләүнең үзенчәлекләре бармы?

- Алар нечкә күңелле бит. Үзләрен йомшаклык белән, назлап, мәхәббәттә үстерергә кирәк. Вәгазьләр сөйләп, киңәшләр биреп тәрбиялим.

Ана телен онытмаска, киләчәктә татар егетенә кияүгә чыгарга, ирегезне хөрмәт итәргә, балаларыгызны татар итеп үстерергә кирәк, дип гел сөйләп торабыз.

Әлхәмдүлилләһ, кызларыбыз тыңлыйлар. Аларга кайчак сүз белән дә әйтеп торасы юк, күз карашымнан ук аңлыйлар.

4 (1)

5

- Гаилә бәхетле булсын өчен ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш?

- Мәхәббәт булуы кирәк. Аны, гомер аша үткәреп, саклап калу мөһим. Үткән белән яшәмәскә, бүгенге көндә булганның кадерен белергә.

Бер-береңә юл биреп, гафу итеп, аңлашып, киңәшләшеп, түземлелек күрсәтеп яшәсәң, гаиләдә бәхет хөкем сөрәчәк.

Ачуланышсаң да, озак үпкә тотмаска, шунда ук дуслашырга кирәк. Кешенең гомере бер мизгелдә өзелергә мөмкин. Менә минем әтием төшкә таба хастаханәгә эләкте, ә төштән соң күзләрен мәңгелеккә йомды.

Әйтик, хатын белән ир талаштылар, ди. Берсе өйдән чыгып китте. Ә аның белән берәр куркыныч хәл була калса? Ул инде башкача әйләнеп кайтмаса? Гафу итешеп өлгермәгәнең гомерлеккә үкенеч булып калачак бит.

Һәрхәлдә, мөнәсәбәтләрне, гаиләне саклап калырга тырышырга кирәк.

- “Ирне ир иткән дә – хатын, чир иткән дә – хатын” дигән мәкаль бар. Хәләл җефетегез сезне ир итеп яшиме?

- Акыллы халкыбыз әйткән бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Хатыннан бик күп нәрсә тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Тормыш – шатлык һәм ләззәт ул, ә тормыштагы иң зур шатлык – изге хатын», – дигән. 

Руфия мине хөрмәтләп яши. Кызларыбыз алдында да минем абруйны саклый. Аларга ир кешегә нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген үз үрнәгендә күрсәтә.

Минем фикерем белән санаша, сүземне тыңлый, һәрвакыт ярдәм кулын суза. Мин аңа бик рәхмәтлемен.

- Үз холкыгызны бер-ике сүз белән ничек тасвирлар идегез?

- Максатка омтылышлы, дип әйтер идем. Шулай ук мин – оптимист кеше. Күңел төшенкелегенә бирелмим. Дин буенча да бу – зур гөнаһ бит. Ә инде күңел төшкән чаклар булса да, аять, хәдисләр укып, догалар кылып, үз-үземне тынычландырам. 

- Кимчелекләрегез өстендә эшлисезме?

- Кешегә гомере буена үз өстендә эшләргә, кимчелекләрен төзәтергә, холкын яхшы якка үзгәртергә тырышырга кирәк. Ул тегенди, ул мондый, дип, башкаларны тәнкыйтьләгәнче, син, иң беренче чиратта, үзеңә игътибар итәргә тиеш. Дингә килгәч, мин моны тагын да яхшырак аңлый башладым.

- Буш вакытларыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез?

- Китаплар укыйм. Җәйләрен балык тотам, кышларын чаңгыда, тимераякта шуам. Мунча керергә яратам.

- Тормышта теләгәнегезгә ирештегезме? Әллә яулап аласы үрләр әле алдамы?

- Әгәр дә мин бер максатыма ирештем икән, үз алдыма яңа максат куям. Башкача булса, кеше үсештән туктый.

- Раил әфәнде, Аллаһы Тәгалә сезгә хаҗ кылырга насыйп итсә, изге җирләрдә Аңардан ниләр сорар идегез?

- Раббыбыздан гөнаһларымны гафу итүен үтенер идем.

Өммәтебез, яшьләребез, бер Аллаһы Тәгаләгә ышанып, мөселман һәм татар гореф-гадәтләрен саклап яшәсеннәр һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырсыннар иде, дип теләр идем.

“Йа, Раббым, тәкъва, хәерле мөселманнардан, Үзең яраткан бәндәләрдән булсак иде”, — дип сорар идем. 

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (47), 2025 ел. 

 

Просмотров: 569

Комментирование запрещено