Октябрь башында Россиядә һәр кешенең балачак хатирәләрендә алтын эз калдырган кешеләр – мөгаллимнәр көне билгеләп үтелә
Армый-талмый хезмәт итүче, балалар күңеленә игелек орлыкларын чәчүче, белем илендә тәүге ачышлар ясарга ярдәм итүче, акны — карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны бу көнне аеруча хөрмәтләп, аларга җылы теләкләребезне юллыйбыз.
Шушы матур бәйрәм уңаеннан 20 елдан артык Камышлы районының Яңа Усман унберьеллык мәктәбендә татар һәм рус телләре, әдәбият укытучысы булып эшләүче Гөлфия Мәрдегалим кызы Таҗетдинова белән әңгәмә корып, балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйләшеп алдык.
Мәкаләбез герое, Самара дәүләт педагогика университетында филология факультетының милли бүлегендә белем алып, рус һәм татар телләрен укытырга хокуклы белгеч булып чыкканнан бирле әлеге мәктәптә эшли.
“Бирегә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнашканда беренче укучыларым белән яшь аермабыз 3 кенә ел иде. Шуңа карамастан, алар мине бик яхшы кабул иттеләр. Хезмәт юлымны башлавы бер дә кыен булмады. Балалар бик тә ихтирамлы, игътибарлы, мәрхәмәтле иде”, — дип искә ала беренче һөнәри адымнарын Гөлфия ханым.
Мәкаләне тулысынча газетабызның 4 октябрь санында укыгыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 480




