Укытучы — иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле һәм изге һөнәрләрнең берсе. Чын мәгънәсендә ул — барлык һөнәрләрнең дә анасы. Шуңа күрә мөгаллим гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш.
Язмам геройлары – Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылында гомер итүче Хәтимә Нәҗметдин кызы Сәлахова һәм Рәмзилә Искәндәр кызы Шәйхетдинова нәкъ шундый сыйфатларга ия булган, ихтирамлы һәм абруйлы укытучылар.
Сабакташлар белән киңәшләштек тә аларны, өйләренә барып, Укытучы көне белән котларга булдык. Без икәү генә идек, чөнки авылда торабыз, ә калган сыйныфташларыбыз башка җирләрдә яшиләр.
Хәтимә апабыз безне ачык йөз белән каршы алды. Аңа барлык сабакташлар исеменнән бүләкләр тапшырып, котлау сүзләрен җиткереп куандырдык. Аннан соң мәктәп елларын, аның безгә дәрес биргән мизгелләрне исебезгә төшердек.
Хәтимә апа, сугыш чоры баласы буларак, үзенең тормыш юлын сөйләп үтте. 1941 елның 22 июнендә сугыш башланганда аңа нибары 4 яшь булган. Аларның гаиләсе Камышлыда яшәгән. Авыл халкы тау башында шаулап-гөрләп Сабан туен бәйрәм иткәндә радиодан “Сугыш башланды!” дигән коточкыч хәбәр яңгырый. Әнисен шул ук елны Мәскәү янына окоп казырга җибәрәләр. Анасын сагынып, юксынып елаганын, кечкенә тәрәзәдән урамга карап, аны зарыгып көтеп торганын әле дә онытмый Хәтимә апа.
Әйе, укытучыбыз бик күп кыенлыклар кичергән шул – ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт. Кечкенә малайлар, кызлар аякларына чабата киеп йөргәннәр. Аларның балачагы бөтенләй булмаган бит!
Кадерле Хәтимә апабыз безне каләм тотарга, хәрефләр һәм саннар язарга, укырга, мисаллар чишәргә өйрәтте. Лаеклы ялга чыгарга вакыт җиткәч тә, укучыларын ташламады ул, әле тагын ике ел мәктәптә эшләде.
Без Хәтимә апаның соңгы чыгарылышы булдык. Ул безгә күпме белем-тәрбия бирде, һәрберебезнең күңеленә ачкыч таба белде!
Беренче укытучыбыз безне Рәмзилә апаның ышанычлы кулларына тапшырды. Ул безне 5 — 11 сыйныфларда укытты. Без — аның беренче чыгарылышы. 10 — 11 класста белем алганда безнең сыйныфка Чулпан, Яңа Ярмәк авылларыннан укучылар килде.
28 укучыдан торган классыбызның бик дус һәм бердәм булуы мәктәптә уздырылып килгән бәйгеләрдә һәрвакыт җиңү яуларга ярдәм итте. Сыйныфташлар белән бергә бәйрәмнәр үткәргән, походларга йөргән, колхоз кырларында эшләгән вакытларны әле дә сагынып искә алабыз.

Кадерле мөгаллимәбез Рәмзилә апа һәрвакыт яныбызда иде, безне әниләрчә кайгыртты. Лаеклы ялда булса да, ул бүгенге көндә дә Иске Ярмәк мәктәбендә балаларга белем бирә.
Хөрмәтле укытучыларыбыз бездә күркәм сыйфатлар тәрбияләделәр, дөньяны танып белергә, дөрес яшәргә, мәрхәмәтле, акыллы булырга өйрәттеләр, лаеклы кешеләр булып үсүебезне теләделәр. Алар һәрвакыт укучылары белән уртак тел таба белделәр, безгә карата мәрхәмәтле, гадел, игътибарлы булдылар. Дуслыкның кадерен белергә өйрәттеләр, шуңа күрә дә сыйныфыбыз бик тату иде, бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмчел идек без.
Хәтимә һәм Рәмзилә апаларыбыз белән гел элемтәдә торабыз. Аларның акыллы киңәшләре бүген дә безгә тормышта ярдәм итә.
Кадерле Хәтимә апа һәм Рәмзилә апа! Сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Безгә тирән белем, яхшы тәрбия биргәнегез, алтынга тиң үгет-нәсыйхәтләрегез, ягымлы карашыгыз, җылы мөнәсәбәтегез өчен чиксез рәхмәт сезгә! Һәрвакыт шундый сабыр, олы йөрәкле, ярдәмчел булып калыгыз. Без сезнең белән горурланабыз һәм алдыгызда баш иябез.
Гөлназ ХӘСӘНШИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 961



