«Ачык чырай – такта чәй»: күңел җылысы, татар рухы!

-eqo1Bn16KRZrhgUE2jgg5cvBhQFB7my4Wg-5nFYvZ2vih5sGnTxvGKtl5TTihd-aB0ukx5_hzgniE3gubiv2WvzМатур итеп татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу – буыннан буынга тапшырыла торган изге бурыч. Шул максаттан чыгып, Денис авылы мәдәният йортында узган чәй эчү мәҗлесе тарихка сәяхәт булды.

Әби-бабаларыбызның тормыш рәвеше күз алдына китерелде. Элек аштан аш өзмәгәннәр, халык дус-тату яшәгән. Идәнгә арт юрганнар җәеп утырып, «бисмилласын» әйтеп бер табактан аш, бер табадан бәлеш ашаганнар. Бер сөлгене үз алларына сузып, ахырдагы кешегә җитәме икән, дип борчылып, күршене кайгыртып яшәгәннәр.

Авылыбызның «Чулпан» фольклор төркеме әнә шул күренешне сәхнәләштерде. Кайсы бәлеш, кабартма, ипи, кәкере, кыймак – элек-электән нинди ризыклар белән кунак сыйлаганнар, шуларны әзерләп килеп, милли эс киемнәре киеп, бергәләшеп бик күңелле итеп, татар халкының бер йоласын күрсәттеләр.

Бу кичә милли рух белән сугарылган, татар халкының бай мирасын саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатын күздә тоткан әһәмиятле чара булды.

Киләчәктә әби-бабалардан калган гадәтләрне онытмый, йолаларны саклап, сау-сәламәт бергә тату яшәргә насыйп булсын. Мондый чараларны ешрак үткәреп, милли гореф-гадәтләребезне яңартып торыйк. Милли мәдәният – халыкның йөзе, аның рухи байлыгы.

Бүгенге кичә – шуның бер чагылышы. Ул безне берләштерде, рухыбызны күтәрде, татар булуыбыз белән горурланырга өйрәтте. Киләчәктә дә шундый ук игелекле эшләр кылырга язсын. Барыгызга да зур рәхмәт.

0L-tA0OshJJu6dQPn2LBSgTjr6C2ZeR7IGEym2JLMFXcLnkGRSXpjODRuzAa8hDtcdA0OVr7Z41SqDNfOn1QoCctByW71l2CcQiWW5_zYKRG08vGtgmsOkb0qkH4CLlLDBChuj-ylT0Z5SBB2QtYzLIDyHIK6trRmlgayZF9kdO2dawf -eqo1Bn16KRZrhgUE2jgg5cvBhQFB7my4Wg-5nFYvZ2vih5sGnTxvGKtl5TTihd-aB0ukx5_hzgniE3gubiv2Wvz G8_p2KfkMgNo7jXXudLfqBeDX47EKtKNhKbKweBLrXSWIJ2-7mLGhrpJSNmoEbSmvjgAiWivGEP6Lt0POvxVUXqM imUcJMuZaT5QFj4DLAkjpgdvsuBlJRluUvQy_7l_tereTZuJxFfppl7DHgQH8AfHF26jvalZrVDI5KMqzZV3Bmp_ kRt4wMlUxWkMsVv7-Wv2DK9yIzjsu0U7aR65nK7Lv7Inm2W6FDxiXx3hlgZDvDIeO0CQf-n9MMdsOo4Ak6XUXrP6 oBM9QgVQdEC4k141XPy8Grq3FFdFXyW85pv-Gq88zmS6GPGx00Xisxle692musbWN6D7ANV-W2k-56YcYGj0xEuL W0Hd6rJu1xqCsLXNREeStUkcVP7EWtY8kUfat5nvS5qNH7dPKfXzOuRkiAvZikbnbKltFKQzs729MQDyAYwwSlr8

Денис авылы мәдәният йорты.

Шенталы районы.

Просмотров: 589

Комментирование запрещено