Милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап, аларны яшь буынга тапшыру – безнең изге бурычыбыз. Шул максаттан чыгып, Денис авылының Мәдәният йортында чәй мәҗлесе үткәрелде.
Элек халык бик дус яшәгән, кешеләр аштан ашка йөргәннәр. Идәнгә юрганнар җәеп утырганнар да, бисмиллаһ әйтеп, бер табактан — аш, бер табадан бәлеш ашаганнар. Бер сөлгене үз алларына җәйгәннән соң, ахырдагы кешегә җитәме икән, дип кайгыртканнар.
Чарада авылыбызның «Чулпан» фольклор төркеме әнә шул күренешне сәхнәләштерде. Милли киемнәрдәге артистларыбыз күрсәткән бу күркәм йоланы карагач, әби-бабаларыбызның тормыш рәвешен күз алдына китердек. Ә мәҗлестәге татар халкы ризыклары — бәлеш, кабартма, ипи, кәкере, коймак телеңне йотарлык булды!
Милли рух белән сугарылган бу кичә халкыбызның бай мирасын саклауның һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруның никадәр әһәмиятле булуын тагын бер кат ассызыклады. Киләчәктә дә әби-бабаларыбыздан калган гадәтләрне онытмыйча, йолаларыбызны саклап, сау-сәламәт булып, үзара тату яшәргә насыйп булсын. Мондый чараларны ешрак үткәреп, гореф-гадәтләребезне торгызыйк. Милли мәдәният — халыкның йөзе, аның рухи байлыгы. Бүгенге кичә – шуның бер чагылышы. Ул безне берләштерде, рухыбызны күтәрде, татар булуыбыз белән горурлану хисен тагын да ныгытты.
Рагидя БАДЫКОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 841











Хәерле көн, хөрмәтле авылдашларым! Менә шушы үткәргән матур, күркәм бәйрәмне рәхәтләнеп карадым да, күңелем белән, хәтер төпкелендә уелып калган сабый бала чагыма әйләнеп кайткандай булдым. Чөнки әнием генә түгел, әбием тәрбиясендә күргән кеше буларак, сез тасвирлаган борынгы йолаларыбыз, гореф- гадәтләребез гомерлеккә онытылмас булып күңелгә кереп калды. Телебез, мәдәниятебез, тарихыбыз югала дип, ихлас күңелдән борчылып йөрегән вакытта Сез нәрсә булса да уйлап табып, шушы элеккеге тормышыбызга җан «өрәсез». Без — олы кешеләргә күңел күтәренкелеге белән үткән тормышыбызга «сәяхәт» кылуда гына түгел, яшь буынны тәрбияләүдә зур урын алып торсыз. Бик зур рәхмәт Сезгә!!
Бик матур куренеш, рахмэт, авылдашлар, шулай гореф гадэтлэрне саклап калырга кирэк дип яшэгэнгэ ,бердэм булып
От имени работников культуры хочу выразить искреннюю благодарность участникам ансамбля «Чулпан». Ваше творчество не просто украшает нашу сцену, оно является ярким примером преданности искусству и вдохновляет на новые свершения.
Особенно ценно ваше единство и сплоченность, которые проявляются не только на сцене, но и в общественной работе. Ваша готовность всегда прийти на помощь, поддержать и поделиться своим опытом – это бесценный вклад в развитие нашей культурной среды.
Желаем вам крепкого здоровья, неиссякаемого вдохновения, творческих успехов и дальнейших ярких побед на сцене и в жизни. Спасибо за ваш труд!