«Әлифба» авторы Сә­ләй Вагыйзов музее җитәкчесе Ну­ра­ния Минсәхи кызы АБЗАЛОВАга!

FXcHSwQ9AKEХөрмәтле Нурания ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез.

Сез Байтуган авылы кызы, туган авылыгызда 41 ел фельдшер вазифасын үтәдегез. Өлкәбезнең hәм Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министрлыклары тарафыннан күпсанлы Мактаунамәләр белән бүләкләндегез. 2020 елда Сезгә «Самар өлкәсенең Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исеме дә бирелде.

Шулай ук Сез — тынгысыз ватанпәрвәр, «Әлифба» авторы Сә­ләй Вагыйзов музеен булдыручы, аның якты истәлеген саклап, киләчәк буыннарга тапшыручы шәхес. Сезнең тырышлыгыгыз белән 2016 елда Байтуганда «Әлифба» авторы музей-йорты ачылды. Ул Сәләй Вагыйзовның нәсел йорты урынында нык бүрәнәләрдән салынган бинада төзелде. Бүгенге көнгә музейда бик күп санлы экспонат тупланган. Россиянең төрле төбәкләреннән килеп, Бай­туганның данлы улының хез­мәте белән танышып торалар. Чөнки «Әлифба» — һәр татар кешесе өчен юл башы, белем иленә ачкыч.

Татар җәмәгатьчелеге берләшмәсе эшендә күрсәткән даими ярдәмегез өчен Сезгә бик рәхмәтлебез.  Риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз. Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Зур бүләгебез – хөрмәтебез!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 561

Один комментарий

  1. Хөрмәтле Нурания Минсахиевна, Сез безнең Байтугандагы бай туганыбыз. Рухи яктан бай туганыбыз . Әлифба авторы Сәләй Вагыйзовны Самара өлкәсендә генә түгел, бөтен Рәсәйгә армый-талмый таныту өстендә эшлисез. Сезне 65 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Исән-сау булыгыз. Аллаһ Сезгә ике дөнья сәгадәтен бирсен, амин.