Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гөлсинур ГАФУРОВА: «Көзләр»

9c71602feec70b6b73d4b6aab2a425c8Көзләре дә була төрлечә:
Давыллап ала ул, бер тына.
Кеше гомерләре дә шулай:
Җылыта җаныңны, бер туңа.

Ачы да, төче дә язмышлар:
Сагышлар, ялгышлар, алкышлар.
Җаныңны өшеткән көзләре,
Өзәләр үзәкне сагышлар.

Җир шары түгәрәк, әйләнә.
Язлары бәйләнә көзләргә.
Бик кыска шул язлар гомере,
Моңсулык кертә ул йөзләргә.

Көзләрнең төсләре үзенчә,
Җир өсте күмелә алтынга.
Сап-сары яфраклар кырларны,
Әйтерсең, төргәннәр ялкынга.

Тик ялкын кермәсен җаннарга,
Сүнмәсен язларның хисләре.
Ал гөлләр атсыннар күңелдә,
Назласын җаннарны исләре.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

Просмотров: 426

Комментирование запрещено