Яңа Ярмәк авылы клубында бәйрәм концерты гөрләде

1764669035105Әниләр көне — искиткеч дулкынландыргыч бәйрәм, ул үзенең килүе белән безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни булуын искә төшерә. 30 ноябрьдә Яңа Ярмәк авылы клубында Әниләр көне уңаеннан «Йөрәктән йөрәккә» бәйрәм концерты гөрләде.

Залда утыручы әниләрне авыл җирлеге башлыгы Минсәгыйть Низаметдин улы Шәйхетдинов котлады һәм СВОда хезмәт итүче авылдаш егетләребезнең әниләренә бүләкләр тапшырды. Котлау сүзендә ул балаларга карата риясыз ярату, сабырлык һәм хезмәтләре өчен әниләргә рәхмәт белдерде, уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет теләде.

Концерт барышында әниләребезгә мәхәббәт һәм ихтирам сүзләре яңгырады, җырчыларыбыз Гарипов Динар (барлык җырчыларыбызны баянда уйнап җырлатучы да ул), Галимов Илшат, Гафурова Гөлсинур апай, Мифтахова Рәмзия апай, Хәбибуллина Шәмсенур апай, Әһлиуллина Әлфинур апай, Сабитова Галия апай иң матур җырларын башкардылар, биюче кызларыбыз Хәмидуллина Айлина, Әхмәтова Илүзә, Фәрдәнова Алинә дәртле биюләре белән чыгыш ясадылар. Авылыбызның шагыйрәләре Гөлсинур апай Гафурова, Галия апай Сабитова тирән эчтәлекле шигырьләрен укыдылар. Концерт программасы хор белән башкарган җырлар белән башланып, хор белән тәмамланды.

Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы әниләребезнең кочаклары кебек бик тә җылы һәм күңелләрне нечкәртерлек атмосферада үтте.

Концертта катнашкан һәвәскәр артистларыбызга, Иске Ярмәк авылының җырчы егетләренә, биюче кызларыбызга, килгән тамашачыларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

17646690248901764669050421 IMG-20251201-WA0014 1764669035105

Яңа Ярмәк авылы мәдәният хезмәткәрләре.

Камышлы районы.

Просмотров: 560

Комментирование запрещено