Әниемә

1699857Тәрәзәңдә утың сүнде, әни,
Бик боегып тора өең дә.
Ничә килсәң — ишек-капка бикле,
Бик күңелсез, керсәм өеңә.

Кайтмас җиргә киттегез шул инде:
Әти дә юк, хәзер әни дә.
Өйнең бөтен яме, рәхәтлеге
Булган икән әти-әнидә.

Әле дә ярый туганнарым бар дип,
Сөенәбез, бергә очрашкач.
Әти-әни сөенеп йөри кебек,
Өйдә догаларны укыгач.

Бергә-бергәлектән тәм табып,
Бәлеш салып, чәйләр эчәбез.
Догаларны кылып, ишек бикләп,
Тагын өйне калдырып китәбез.

Шулай рухларын шатландыргач,
Матур итеп төшкә кәрәләр.
Зиратка да чыгып керәбез,
Телибез без матур теләкләр.

Әти-әниләрнең кадерен белик,
Исән чакта ярдәм итеп торыйк.
Үлгәннән соң каберләрен белик,
Һәр көн калдырмыйча дога укыйк.

Галия САБИТОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 344

Комментирование запрещено