Әнием дөньяга килгән
Бик кайгылы көннәрдә.
Аның өч яшьлек апасы
Суга батып үлгәндә.
Әнигә өч яшь тулганда
Бабам сугышка китә.
Шул китүдән кире кайтмый,
Мәңгелек алып китә.
Әбиләр көн буе эштә,
Өйдә өч сабый кала.
Аларда тик утырмыйлар,
Эшләр кушылган була.
Сугыштан соңгы елларда
Бик каты ачлык була.
Карт кешеләргә булышып,
Алар тамак туйдыра.
Җиденче классны бетергәч,
Әнием эшкә чыга.
Неп-нечкә куллары белән
Фермада сыер сава.
Уен-көлке белән эшли,
Иптәш кызлары белән.
Авырлыкларны җиңәргә
Алар өйрәнгән яшьтән.
Эшли-эшли гомер үтә,
Дүрт бала да үстерә.
Әти белән бәргәләшеп
Тормыш йөген өстери.
Кырык ел эшләгәннән соң,
Пенсиягә дә китә.
Пенсияләр аз булса да,
Шөкер, яшәргә җитә.
Аналарны рәнҗетмәсәк иде,
Аларга бит һәйкәл куярлык.
Яшьләргә бит алар — тере үрнәк,
Барыбызга да алар — горурлык.
Галия САБИТОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы
Просмотров: 403


