Көз җитү белән, авылларда каз өмәләре башлана. Бергәләшеп, күмәкләшеп эшләүнең үз күрке.
2000нче еллар… Денис авылы… Бу фотода: Гыймадиева Хәнифә апаларда — «Каз өмәсе».
Хәнифә апа кулында — каз канаты. Әлеге каз канаты белән мичтән күмер көлен дә алалар, идән дә себерәләр, кирәк икән, чебен дә куалар.
Каз йолкучылар – Даминова Мәрзия апа, Бикмөхәмәтова Рәсиха апа, Мөхәммәтҗанова Миниса апа, Саитова Зәмзәмия апа. Апаларның һәрберсенең йөзләрендә — елмаю, күңелләре шатлык белән тулган. Өмәдә эшләү генә түгел, аралашу, хәл белешү дә мөһим.
Каз өмәсе – ул бердәмлек, дуслык бәйрәме. Өмәдә яшьләр дә катнаша, өлкәннәрдән тәҗрибә өйрәнә. Казларны йолкыгач, эчләрен алалар, чистарталар. Эш беткәч, тәмле каз ите белән сыйланалар, чәй эчәләр, җырлашалар, бииләр.
Өмә – ул авылның көзге бизәге, берсен-берсе хөрмәт итү, ярдәмләшү күренеше.
Бу фото – мизгел эчендә туктатылган тарих, күңелләрдә сакланган якты истәлек.
Денис авылы мәдәният йорты.
Шентала районы.
Просмотров: 834






Каз өмәсен ничек онытасың,
Әниләрнең яшьлек чакларын.
Җырлар җырлап аны үткәрделәр,
Ямьле чагы иде тормышның.
Күп эшләрне эшләделәр бергә
Җырлап үтте алар вакыты
Кадерен белеп бергә яшәделәр
Югалтмыйча матур тормышны.
Зарланмадылар үткәннәренә
Авырлыкны еш күрсәләр дә
Көлеп, җырлап үтте гомерләре
Туганнарча яшәп бу җирдә.
Каз өмәсен ничек онытасың
Бала, чакта булдык без анда
Безнең өчен бик зур шатлык иде
Без үстергән казлар булганга.