90нчы еллар. Акча яклары такыр, әлбәттә. Шуңа күрә тормыш көтүләре авыр, бигрәк тә 4-5әр балалары булган гаиләләргә. Ярый әле авылларда кош-корт, мал-туар асрыйлар. Сөте, мае, катыгы, йомыркасы дигәндәй… Тик бала-чаганың тәмләшкәләр дә ашыйсы килә бит.
Менә туган-тумача тиешле бер төркем балалар, Яңа елга тәм-томнар эзләп табу максатыннан, бер хәйлә уйлап чыгаралар. Эш шунда ки, аларның Балыклыдан ерак түгел генә урнашкан Карамал авылында яшәүче әби-бабасы (мулла белән остабикә) мул тормыш алып баралар икән.
Шулай беркөнне болар бабай белән әбинең каядыр китүләрен белешәләр дә, Москвич-пирожок машинасына утырып, Карамалга элдертәләр.
Яшерелгән җирдән ишек ачкычын табып алып, өйгә узалар. Әби-бабаларының тәмләшкәләрне чоланда саклап тотуын яхшы беләләр алар. Тик менә хуҗалар, аны бикләп, ачкычын үзләре белән алып киткәннәр булса кирәк. Инде нишләргә?
Монда хәтле килеп җиткәч, буш кул белән кайтып китәсе килми бит. Аннары, тәм-томнар белән сыйлану теләге дә бик көчле шул.
Шунда тапкыр Зөһрә форточкадан керергә кирәк дигән карарга килә. Тик үзе, таза кыз булгач, анда сыймый. Резеда исемле бер туганнары гына бәләкәй, ябыграк гәүдәле. Шулай итеп, Руслан исемле малай аны җилкәсенә бастыра да форточка аша кертеп җибәрә.
Чоланга эләккән кызның биредәге хуш исләрдән хәтта башы әйләнеп китә. Шулай булмыйча соң, нәрсә генә юк ич монда — прәннек, кәнфит, бавырсак, җимешләр! Боларның барысына да гаҗәпләнеп карап торган Резеданың күзе кипкән казга төшә. Тиз генә пычак табып алып, булдырган кадәр аның итен кисеп ала ул. Кыскасы, кулы җиткән бар нәрсәне дә букчага тутыра да туганнарына тапшыра.
Бик сирәк кенә эләгә торган тәмләшкәләрне күргән балаларның шатлыклары эчләренә сыймый, әлбәттә! Әй елмаялар, әй көлешәләр, хәтта күзләре ялтырый. Үз эшләреннән бик канәгать калып, машинага утыралар да авылларына кайтып китәләр. Шундый затлы сый-хөрмәтләр белән Яңа елны бик күңелле каршылыйлар алар.
Туганнар бу кызыклы хәл турында бүгенге көндә дә көлә-көлә искә алалар. Ул вакытта оныкларына, үзләре дә белмичә, шундый шатлык бүләк иткән әби-бабаларының рухы шат булсын.
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 493


