24 гыйнварда Похвистнево районының Мәчәләй авылында өлкә күләмендә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган “Чаңгы юлы-2026” ачык ярышлар узды. Җиденче ел үткәрелеп килүче әлеге чара күркәм традициягә әверелде инде. Елдан-ел актив спорт төрен яратучылар үзара ярышырга, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә, шәхси рекордлар куярга җыелалар, ә кемдер табигать матурлыгы, милли гореф-гадәтләр колориты белән ләззәтләнер өчен килә.
Чаңгы ярышлары – оештыруда зур көч һәм хезмәт таләп итә торган спорт төре. Трассаны әле җәйдән үк әзерлиләр. Узган елда трасса периметры буйлап территорияне төзекләндерделәр, чыршылар утырттылар. Ярышлар үтәсе көн көзен үк билгеләнә.
Һава торышының нинди буласын алдан белеп булмый, әлбәттә. Менә 24 гыйнварда да көчле салкыннар башланды. Әмма зәмһәрир суыклар да спортчыларны куркытмады, чөнки заманча экипировка хәтта көчле салкыннарда да аларга үзләрен уңай хис итү мөмкинлеген бирә.
Бу көнне чаңгы трассасына Самара өлкәсенең төрле районнарыннан 70тән артык кеше чыкты, алар арасында төрле яшьтәге 30га якын бала да бар иде. Шуны да билгеләп үтәсем килә, быел Мәчәләй мәктәбеннән директор Әлфия Шамил кызы Субеева җитәкчелегендә бик күп укучы катнашты.
Чаңгы шууда көч сынашкан спортчылар арасында иң кечкенәсенә – 6, ә иң олысына 75 яшь иде.
Ярышларны Похвистнево районы башлыгы Александр Шахвалов, чараны оештыручылар – Хөснулла Сапуков һәм Равил Искәндәров ачып җибәрделәр. Равил әфәнде шулай ук баш хөкемдар да иде.
Дәүләт әләмен күтәрү хокукы Хөснулла Сапуковка һәм Мәчәләй мәктәбе укучысы Әмир Габдерахмановка бирелде. Ул, спортчы Хөснулла Хәсән улы турында мәкалә язып, III Бөтенроссия сәнгать эшләре конкурсында җиңүче булган. Шул уңайдан язма герое егеткә кыйммәтле чаңгылар бүләк итте.
Ярышларда һәр яшь категориясендә җиңүчеләргә медальләр, грамоталар, акчалата бүләкләр, бавырсак, иганәчеләр биргән календарьлар һәм сувенирлар тапшырылды.
Кызлар арасында беренче урынны 8 нче сыйныф укусычы Аделина Иваева яулады, икенче урынга 8 нче сыйныф укучысы Мәдинә Әхмәдова чыкты. Ир-егетләр арасында 8 нче сыйныф укучысы Йосыф Абдерахманов беренчелекне алды, 7 нче сыйныф укучысы Курбоналиджон Дехканов – икенче, ә Похвистневодан Сәгыйть Искәндәров өченче урыннарга лаек булдылар.
“Мәчәләй ветераннары” командасында Яңа Мансурдан Илдар Фәйрушин – беренче, мәчәләйлеләр Исхак Шабаев – икенче, Шамил Субеев өченче урыннарны яуладылар.
Мәкаләне тулысынча газетабызның 3нче санында укый аласыз.
Зөлфия ИСКӘНДӘРОВА, Әлфия ТАИШЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 389





Добавить комментарий