11 февральдә Алия Наил кызы Арсланованың вафатына 5 ел тулды
2021 елны каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрдә «Бердәмлек» өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Шурасы әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самар татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы булган хезмәткәребезнең йөзеннән елмаю төшми иде. Чөнки ничәмә еллар буе полициядә хезмәт иткән тормыш иптәше подполковник Рәмис Арслановка фатир биргәннән бирле алар капиталь ремонт, җиһазландыру-бизәү эшләре белән мәшгуль булдылар. Яңа фатирга күчү мәҗлесенә әзерләнеп йөргән бәхетле көннәрнең берсендә хезмәткәрләрен өй котлау мәҗлесенә чакырды. 25 декабрь иде бугай.
Ләкин Алиягә яңа фатирда яшәргә насыйп булмады, кинәт кенә ковид чире белән авырып китеп, хастаханәгә эләкте һәм 40 көн буе реанимациядә үлем белән көрәште. Әмма, кызганычка, заман чирен җиңә алмады. «Бердәмлек» татар газетасында 6 елдан артык хәбәрче булып эшләгән, шушы вакыт эчендә әйдәп баручы журналистка әверелгән хезмәткәребез Алия Арсланова 40 яшендә вакытсыз вафат булды.
…Алия редакциягә беренче мәртәбә ямьле май аенда килеп кергәнен хәтерлим. Түгәрәк кенә йөзле, гел елмаеп торган Алия үзенең самимилеге, мөлаемлыгы, ипле характеры белән мәхәббәтебезне бик тиз яулады. Ул, психология фәннәре белгече буларак, һәр кеше белән уртак тел таба белә иде.
Алия кечкенәдән шигырьләр, балалар өчен әкиятләр язган. Үз балалары башта — бакчага, аннары мәктәпкә йөргәндә, бөтен чараларга да төрле кул эшләре, композицияләр ясап илтә, бүләмәләрен бизи иде. Эшләнмәләре һәрвакыт күз явын алырлык иде.
“Бердәмлек”кә хәбәрче булып килүе дә үзенчәлекле: каенанасы Тәнзилә апа Арсланова газетага хәбәрче кирәк булуы турында белдерү укыгач, килененә газета җитәкчелегенә күренергә киңәш иткән. Чөнки Алиянең балалар өчен хикәяләр язып, өстәл тартмасына җыеп баруын белә иде. Күңелендә иҗат чаткысы булуын белсә дә, Алия озак икеләнә, ләкин хәбәрче булу теләге җиңә һәм оялып кына редакторыбыз Рәфгать Әһлиуллинның кабинеты ишеген шакый…
Алия бездә эшли башлагач, редакциябез яктырып киткәндәй булды. Ул йомыш белән килгән һәр кешегә чәй ясап, өеннән алып килгән тәм-томнары белән сыйлап, ерактан гына хәлләрен сораша башлый. Кеше, ачылып китеп, бөтен серләрен сөйләп бирә аңа. Ләкин ишеткән хәбәрләрне Алия турыга газетада бастырып чыгармый, интервью бирүченең күңел пәрдәсен ачмый, сенсация эзләми, мәкаләне редакторга керткәнче башта авторга укыта, консенсус таба белә иде. Андыйларны “намуслы кеше” дип атыйлар. Мин аны әле тагын сизгер күңелле кеше иде, дип тә бәяләр идем.
Әлбәттә, шигырь-әкиятләрдән аерылып, кырыс дөнья яңалыкларын яза башларга авыр булды аңа. Шулай да, тырышты, сер бирмәде. Болай итсәм, ничек булыр икән, дип ипләп кенә сорап эшли иде. Шундый тыйнак кеше тиз арада редакциянең үзәгенә әверелде. Ул вафат булгач, хәбәрчеләр бүлмәсе бушап калды. Бихисап әдәби ядкарьләре сакланган компьютеры һәм утырган урыны әлегә кадәр хуҗасыз тора…
Урысларда: “Не место красит человека, а человек место” дигән мәкаль бар. Чыннан да шулай икән. Биш ел узды, ләкин бу бушлык күңелне тырный, газетада басылып килгән җылы мәкаләләре сагындыра.
Алиянең вафатыннан соң татар җәмәгатьчелеге хисабына Алиянең “өстәл тартмасына” җыйган шигырьләре, әкиятләре һәм хикәяләре дөнья күрде. Халык аларны редакциядән үк килеп алып бетерделәр. Бу Алиянең иҗади сәләтен тану, киләчәк буыннарга җиткерү акциясе булды.
Урының оҗмахта булсын, Алия! Яхшы кешеләр теге дөньяда кирәк, диләр. Югыйсә, син авырып киткәч, күп мәчетләрдә Алия Наил кызына исәнлек теләп укылган коллектив догаларны ишеткән булыр иде, даруга дип җыелган садакаларыбызны кабул иткән булыр иде.
Алиябезнең улы Әмир һәм кызы Каринаның, ире Рәмиснең, әнисе Зөлфия апаның, игезәк сеңлесе Лилиянең, башка туганнарының тирән кайгылары әле дә чиксез. Олы йөрәкле, милли җанлы хезмәттәшебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын. Татар милләте өчен көчен аямыйча хезмәт итүе барлык татар кешеләренең күңелендә якты истәлек булып саклансын.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Бердәмлек».
КОНТЕКСТ:
Алия Арсланованың кече ватанында китабының презентациясе узды
* * *
Алия Арсланованың әкиятләр һәм хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
* * *
Алия Арсланова турында уртаклашыр хатирәләр күп… (гаилә архивыннан алынган ФОТОСУРӘТЛӘР)
* * *
Алиябезне искә алып…
* * *
Алия истәлеге итеп кабул итегез
* * *
Алиябез истәлегенә
* * *
Шигъри юлларым дога булып барсын…
* * *
Күпме калды әйтелмәгән сүзләр…
* * *
Алия Арсланова бәете
* * *
Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…
* * *
Семья Алии Арслановой выражает благодарность всем, кто разделил с ними горечь утраты / Рәхмәт хаты
* * *
Интертат: «Ике баласы әнисез калды» — Самара газетасы журналисты Алия Арсланова ковидтан вафат
* * *
Сизгер җанлы кеше иде ул
* * *
Безвременно скончалась наша коллега Алия Наиловна Арсланова… / Хезмәттәшебез Алия Наил кызы Арсланова вакытсыз вафат…
* * *
Үз һөнәренә гашыйк табибә
* * *
Бөтен авыл халкы аңа мең рәхмәтләрен җиткерә!
Просмотров: 1535



Урыны ыжмахта булсын. Светлая память Алии, очень рано ушла.
Урыны жэннэттэ булсын, бигрэктэ кызганыч булды
Үзен күреп белмәсәк тә, бик авыр кайгы булган иде безнең өчен дә! Чөнки, «Бердәмлек» кә даими рәвештә язып торучы сеңелем язмалары Алия кулы аша узып, матур итеп редакцияләнелеп басылып чыга иде. Шушы ук афәт корбаны буларак, сеңелем дә шул ук елның җәендә вафат булды. Бакыйлыклары Раббыбызның Үз хозурында булсын иде инде, Амин Раббым!