Фермерлар династиясен дәвам итучеләр

bK7gdrpS-4xTiWoZqDpAyoPboBARYJZMt_oi5Y5t970OsQidnIs_PvQMH3FGDYKzM9sEFCH-hQtiQm8Spg7rdHVKФермерлык — иң авыр һәм җаваплы эшләрнең берсе. Әлбәттә, һәркем дә фермер була алмый. Бу тармак киң колач җәя башлагач, күп кенә авыл егетләре бу хезмәткә алынганнар иде. Тик, кызганычка, техника җитмәү, ягулык, минераль ашламалар кыйбат, ә авыл хуҗалыгы продукциясе арзан булу сәбәпле күбесе аны ташлады. Иң чыдамнар гына җирдә эшләп калды.

Дөрес, соңгы елларда фермерларга караш үзгәрде, хөкүмәт керткән грантлар, субсидияләр һәм ташламалар кебек төрле ярдәм чаралары бар. Шулай да, җирдә эшләү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен зур көч, җаваплылык, тырышлык кирәк шул.

Похвистнево районының Гали авылында яшәүче фермерларның, аларны эшмәкәрләр дип атасак та була, тормышлары, хезмәтләре белән якынрак танышу өчен Чулпан очына юл тоттым. Рифат Җәүдәт улы һәм Гөлфия Иршат кызы Хәмидуллиннар белән аралашырга насыйп булды. Шунысы куанычлы: бу гаилә әгъзалары үз эшләрен һәм тормыш-көнкүрешләрен бергә бәйләп алып баралар һәм алга таба да шулай дәвам итәргә ниятлиләр.

Авылда Хәмидуллиннарны белмәгән кеше сирәктер. Гаилә башында гади колхозчылар — Җәүдәт Кәлимулла улы һәм Саҗидә Самат кызы тора. Алар шушы җирдә туып, биредә гомер итеп, хезмәт куйганнар, алты бала үстергәннәр.

Шушы зур гаиләнең башлыгы Җәүдәт Кәлимулла улы Галидә иң беренчеләрдән булып колхоздан 6 гектар җир сатып ала.

Авыл кешеләре бу адымга ничек барганнар соң?

Мәкаләнең дәвамын газетабызның 4нче санында укый аласыз.

 Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 489

Комментирование запрещено